Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КАЙДА СЕЗ?

Дата написания: 
09 июня 2024

Инсур МӨСӘННИФ
КАЙДА СЕЗ?

Беткән авыллар...
Ташландык зират...
Бары тик миләшләр, баланнар
Сорыйлар кебек: кайда сез, кайда,
Бу авылда үскән балалар?!

Исә җилләр, кайчак куба давыл,
Ыңгыраша җилдә агачлар...
Ава алар кайчак, әмма шушы
Сорау ишетелә аугач та...

Бу зиратта хәзер, ярый, юктыр
Яңа калкып чыккан каберләр...
Яңаларын түгел, ауган чардуганлы
Каберләрне кемнәр кадерләр?
29.04.-9.06.2024