Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

СӨЮ ШУНДЫЙ ИНДЕ... (ЛЮБОВЬ ОНА ТАКОВА)

Инсур МӨСӘННИФ
СӨЮ ШУНДЫЙ ИНДЕ...

“Яратмыймын сине, яратмыймын сине,
Яратмыймын”, – дидең, нигәдер...
Ике ярда калып, чит ярларга тарып,
Назларыңны бирдең кемгәдер.

Ә мин сөйдем һаман.
Һаман хәтеремдә
Үзәгемне минем өзгәнең...
Ә бит соңрак син дә өзгәләндең –
Сөймәде бит сине сөйгәнең...

Әйе, сөйгәнең дә, “Сөям” – дисәң дә син,
Сөймәде бит сине нигәдер...
Нигә сөйсен инде, нигә сөйсен инде...
Мине сөйгәнеңне белгәндер.
13.05.2024

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сөю шундый инде... Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 252 б.

Инсур МӨСӘННИФ
СӨЮ ШУНДЫЙ ИНДЕ...

Смотри также