Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

КЕМНЕҢ БАШЫ НИДӘН АВЫРТА,,,

Инсур МӨСӘННИФ
КЕМНЕҢ БАШЫ НИДӘН АВЫРТА...

Баш авырта, дип зарлансаң,
И төпченә кайбер бәндә:
“Кичә салган идең мәллә,
Бик авыр хәл – махмыр мәллә?”

Баш хәлләре четерекле,
Махмыр гына түгел сәбәп.
Дөнья бетәр көнне санап,
“Келт-келт” йөри, әнә, сәгать...

Әнә... әнә... әнә, әле монда,
Я тегендә ошбу Җирдә
Туплар Җирне тетрәндерә,
Галәм иңри үлемнәрдән...
Китмәскәме әллә килгән,
Иртәләгән әҗәлләрдән
Салкын өрә каберләрдән...

“Син бәхетле, бик бәхетле, –
Әйттем аңа мин ахырда. –
Башың иртән бик авырткач,
Их, нибары шул махмырдан...”.

Махмырны төзәтү – бик җиңел...
Тик...
Ник юк даруы әҗәлнең?..
7-10.03.2024

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кемнең башы нидән авырта... Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 249-250 б.

Инсур МӨСӘННИФ
КЕМНЕҢ БАШЫ НИДӘН АВЫРТА...

Смотри также