Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур МӨСӘННИФ
КӨН ДӘ БӘЙРӘМ ӨЕМДӘ
Оныкларым чыршы куйды
Яңа елның алдыннан.
Ясалма гына булса да,
Бәйрәм төсе табында.
Алар китте, чыршы калды
Тәрәзәмнең төбендә.
Инде ничә көн узса да,
Бәйрәм кебек өемдә.
Бәйрәм хисе югалмасын,
Тимим аңа, түзәмен!
...Кайткач җәйге каникулга,
Сүтәр әле үзләре.
12.01.2024
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Көн дә бәйрәм өемдә. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 237-238 бб.
2) Мөсәнниф Инсур. Көн дә бәйрәм өемдә. Шигырь. «Тулпар» журналы, №5 (188), 2025, сентябрь-октябрь, 79 б.