Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

ТӘКЪДИР

Инсур МӨСӘННИФ
ТӘКЪДИР

Карыннан ук тәкъдир беркемгә дә
Әзерләми юлның “кәттә”сен.
Тар бишектән тап-тар кабергәчә
Ходай сызган юлны үтәсең.

Кая бала чакта, хәтта олыгайгач (!),
Беркем белми ниләр көтәсен.
Нидер өмет итеп каршылыйбыз
Һәрбер көннең алсу иртәсен...

Яхшы тормыш, аяз күкләр теләп,
Көтә-көтә булдык көтекләр.
Озак көттек... Тагын бераз көтик...
Бары өзелмәсен өметләр...

Өметсезгә өмет биреп яшик,
Ак, чал чәчле кызлар, егетләр!
Бу дөньяның шыгыр арбаларын,
Без дә “китсәк”, кемнәр дегетләр?!
3.07.2023

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Тәкъдир. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 231-232 бб.

Смотри также