Инсур МӨСӘННИФ
ТАМАША
Замана, замана...
Кланнар талаша,
Кланнар алыша,
Кланнар сугыша,
Үзе бер “тамаша”.
Көтәргә талашны
Була ул кайдан да
Тормышта.
Шулай ук...
Әдәби мәйданда.
Әллә соң он(ы)тылды
Татулык, туганлык,
Гаделлек, дөреслек?
Шигъри хис ур(ы)нына...
Уйларда – өстенлек.
“Бары тик безнеке
Бу шагыйрь, бу әдип!” –
Кайсыбер “әдип”ләр
Талаша шулай дип.
Замана, замана...
Әдипләр алыша,
Шагыйрьләр талаша:
Төркемнәр сугыша...
Үзе бер тамаша.
Кызганыч тамаша...
И, шагыйрь, и, әдип...
Бу талаш кирәкме?
И, Ходай, акыл бир,
Бир безгә зирәклек...
Кем салыр соң җайга
Баштагы тәртипне?:..
Дөньяны бутасак,
Без шагыйрь, әдипме?!
7 (башланган)-17 (тәмамланган).05.2023
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Тамаша. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 230-231 бб.