Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

ВАСЫЯТЕМ (Завещание)

Инсур МӨСӘННИФ
ВАСЫЯТЕМ
Уены-чыны бергә
Ир-атның бөтен бәласе хәмердән...
Үзем әйткән әйтем.

Әгәр ир-ат үлде исә,
Китә гайбәт, и Алла:
“Хи-хи, эчеп үлгәндер ул,
Башка сәбәп бар мәллә!”

Шуңа гына бәйле кебек
Җирдәге бар үлемнәр,
Әйтерсең лә, калган чирне
Җиңгән инде галимнәр...

Шул сәбәпле, мин дә, куркып,
Ташладым бит хәмерне!
Әмма, үлсәм, үтәсеннәр
Минем шундый әмерне:

“Эчү”дән тыш башка сүзләр
Тапмасалар, мескеннәр,
Эчеп үлде, димәсеннәр,
Эчми үлде, дисеннәр!
7-8.02.2023

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Васыятем. Шигырь. «Тулпар» журналы, №5 (188), 2025, сентябрь-октябрь, 79 б.

Смотри также