Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

ХУШ – ИСӘНМЕ... (6.09.-12.12.2022)

Инсур МӨСӘННИФ
ХУШ – ИСӘНМЕ...

Йорт алдымда каен үсә,
Берәү түгел, берничә.
Бүген тагын исәнләштем,
Хушлашкан идем кичә.

Бәхиллегем бирәмен дә
Шушы ап-ак каенга,
Төнен ятып, күзем йомам,
Уем борып уенга...

Иртәгәсен күрмәсәм, дим,
Каеннар, дим, каласыз,
Уянсын, дип, теләк теләң,
Минсез ятим бала сез!

Миннән башка беркем сезне
Күрми һәм дә уйламый!
Янәсе дә, үсә инде,
Җил-давылга карамый...

Мин әлегә исәнмен бит,
Алда тормыш – имтихан.
Сез дә төнне исән чыгың,
Бирәм хәер-фатихам!

Мин – каенга, алар – миңа
Бу тормышта терәкбез!
...Без барыбер бу дөньяда
Кемгәдер бит кирәкбез...
6.09.-12.12.2022

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Хуш – исәнме... Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 185 б.

Смотри также