Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

КАРЫЙМ КӨН ДӘ ЯКТЫ КОЯШКА...

Инсур Мөсәнниф
КАРЫЙМ КӨН ДӘ ЯКТЫ КОЯШКА...

Җан барлыгын галим-голәмәләр
Күптән инде әйтеп калдырган...
Әмма кеше җаны кая китә,
Вафат булгач, кабер казылгач?

Укыган бар: кеше җаны бары
Кояшның ул тик бер очкыны.
Җаннан җанга күчеп, кире кайта,
Җирдә яшәсен, дип, токымы.

Җан чыккачтын, очкын кире кайта –
Тарта Кояш-ана хозуры.
Бу Галәмдә Кояш тартулары
Бар көчләрнең иң-иң-иң зуры.

...Син дә киттең Кояш хозурына,
Әверелеп горур бер кошка...
Очрашырбыз, беләм, шуңа, көтеп,
Карыйм көн дә якты Кояшка...
9.12.2022

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Карыйм көн дә якты Кояшка... Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 184 б.

Смотри также