Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

БЕЗ НИГӘ ЮЛӘР ТҮГЕЛ?

Инсур МӨСӘННИФ
БЕЗ НИГӘ ЮЛӘР ТҮГЕЛ?

Нинди кайгы кичермәгән
Бу Җирдә кемнәр генә.
Бер хәсрәтсез яшидер ул
Бары тик юләр генә.

Бер уйласаң, менә алар
Җирдә бит иң бәхетле.
Кайгырмыйлар – чөнки алар
Бу дөньяны аңламыйлар,
Көлсәләр дә нихәтле...

Алар өчен барсы әзер –
Төнгә түшәк һәм калҗа:
Алар өчен барысы да
Ике дөнҗа* – бер морҗа...

Юләрләр бит – иң бәхетле,
Белми солых*, сугышны...
Тик без никтер теләмибез
Мондый татлы язмышны.

Юләр булсак, белмәс идек,
Бу дөньяның михнәтен.
Һәм, билгеле, яшәү дигән
Михнәтнең... бар рәхәтен.

* Дөнҗа (диалект) – дөнья.
* Солых (борынгы) – тынычлык турында, яки үзара сугышны туктату хакында төзелгән килешү (бу сүз, мисалга, Л.Толстойның «Война и мир» роман-эпопеясының татарча тәрҗемәсендә («Сугыш һәм солых») кулланыла).
23-26.10.2022

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Без нигә юләр түгел? Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 171-172 бб.

Смотри также