Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

КАР БӨРТЕГЕ

Инсур Мөсәнниф
Кар бөртеге

Саксыз кагылдым да мин агачка,
Өсләремә карлар ишелде.
Яка гына түгел, куеныма
Тулды карның энҗе ишесе.

Кар, дигәч тә... җансыз түгел, ахры,
Аларның да җылы эзләве,
Аптыратадыр әле кар бөртеген
Моны кешеләрнең сизмәве.

Хәтта елан җылы ярата, ди,
Тик күп сорамый, ди, чагарга.
Бер ияләшсәме куеныңа,..
Кар түгел ул, эреп, агарга.

Ә кар – елан түгел, ул бары... боз,
Тик рәвеше генә икенче.
...Елан – елан инде, холкы шундый,
Кар да эзли икән җылы урын –
Куеныма кергәч, эреде.
23.04.2022

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кар бөртеге. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 153 б.

Смотри также