Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

АЛЛО!

Инсур Мөсәнниф
АЛЛО!

Их, күрергә иде сине бер, дип,
Ут-ялкыннар йоткан чаклар булды.
Инде, имеш, син телисең икән...
Әмма сабыр канатларым сынды.
Бу хәлләргә инде йөз ел тулды...
Җете кызыл озак, әмма уңды...
Ничә кышлар узды... Хисләр туңды.
Саф хисләргә инде тутык кунды.
...Янганына үрт салдым. Дөрләп янды.
Инде соры көле генә калды.
Ул көлне дә, күрдем – җил тузгытты.
Һәр нәрсәнең була үз вакыты...

...Кая соң шул кесә телефоны!..
– Алло!
23.04.2022

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Алло! Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 151 б.

Смотри также