Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

ТАНЫШ КАРГА

Инсур Мөсәнниф
ТАНЫШ КАРГА

Әле таң да яңа гына атты,
Килеп җиткән тәрәз каршыма.
Әй, йөренә инде, һай, тәкәббер,
Казына да, үзе ашана.

Таныш карга – яз да, көз дә килә,
Җимле урын тапкан, ахрысы.
Җимле инде, мин бит күгәрченгә
Сибеп торам бодай, тарысын...

“Бер яхшыны күзәт, бер яманны”, –
Дия торган иде олылар,
Җим сипкәндә һич тә курыкмый ул,
Куа башкаларны – томшык бар!

Тәмуг кисәве бит, әй, тәкәббер –
Сәлам биргән идем, алмады...
Күз акайтып, кырын карады да,
Очып китте тагын каядыр.

...Кайбер кешеләр дә шулай, беләм,
Тумас борын синнән олыдыр...
Кирәк булсаң, сәлам бирә әле...
Кирәкмәсәң, син тик колсыңдыр...
24.04.2022

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Таныш карга. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 155 б.

Фото Инсура Шангареева (Мусаннифа).

Смотри также