Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КҮҢЕЛКӘЕМ БИГРӘК НЕЧКӘ...

Дата написания: 
19 марта 2022

Инсур Мөсәнниф
КҮҢЕЛКӘЕМ БИГРӘК НЕЧКӘ,,,
(Үлгәнче язып калыйм)

Сабый гак(ы)лы керә, диләр,
Олыгайгач-картайгач.
Хактыр, ахры, бер дә юкка
Үпкәләгәч, елагач...

Күңелкәем бигрәк нечкә,
Җырлар тыңлыйм да, елыйм...
Нечкә булгач, нечкә инде...
Соң, инде ниләр кылыйм?!

Искә төшә сөйгән яр да,
Парлы чаклар, шәп чаклар!
Яшьлектә бит бар(ы) да була –
Яр буйлары, учаклар...
Җылы куен, кочаклар...

“Сиңа шулай кирәк тә!”, – дип,
Сез бит белеп көлмисез!
Алда нинди сынау көтә,
Сез бит әле белмисез...

Сора гафу Алладан...
Тора бар(ы)сы Аңардан...
19.03.2022

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Күңелкәем бигрәк нечкә... Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 143-144 бб.