Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кайчан?

Дата написания: 
10 сентября 2021

Инсур Мөсәнниф
Кайчан?..

Басты хайван, мал еллары –
Йолдызнамәләргә кара...
Ә вакыйга, бар хәбәрләр –
Берсеннән-берсе кара...

Кара болыт, кара давыл,
Карадан да кара төтен...
Болыт китеп, Кояш чыгып,
Яктырырмы икән бер көн?

Кояш – тормыш чыганагы,
Кояш якты... Кояш нурлы...
Нинди генә еллар юк бит...
Кайчан җитәр Кояш елы?
10.07.-10.09.2021

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кайчан? Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 96-97 бб.