Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

ӘНИЛӘР (Мамы)

Инсур МӨСӘННИФ

ӘНИЛӘР

 

Әниләрнең күңелләре матур –

Язын чәчәк аткан гөл сыман.

Балаларын, читкә какмый берсен,

Бергә җыйган тату ил сыман.

 

Әниләрнең күңелләре җылы –

Йолдызлы һәм айлы кич сыман.

Барыбызны кочып яратырлык

Бар дөньядай олы хис сыйган.

 

Әниләрнең күңелләре якты –

Хәтта өч... Ай сипкән нур сыман,

Бар Галәмне тоташ яктыртырлык

Юмарт Кояш чиккән нур сыйган.

 

Әниләрнең йөзе һәрчак көләч,

Күңелләре һәрчак яз сыман.

Җан җылысы барысына җитә –

Галәм кебек чиксез наз сыйган.

15.06.-9.07.2021

 

Кайда, кайчан басылган:

1) Мөсәнниф Инсур. Әниләр. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 93 б.

Смотри также