Инсур МӨСӘННИФ
ЧЫН ИР-ЕГЕТЛӘР БӘЙРӘМЕ
Уены-чыны бергә
Ирләрнең дә хәзер бар бәйрәме –
Егерме өче бу февральнең.
Күпләр хәтерлидер озак вакыт
Шатлык-тантанасын бу мәлнең.
Байтак шигырь, җырда макталадыр
Илнең сакчылары – геройлар,
Ирләр көтә аны ел буена (!) –
Көтә көннәр, төннәр һәм айлар!
Әмма бар тик яман бер йоласы...
Шул "тамак"ка алам "бәйләнеп"...
«Герой»ланып ала кайчак кемдер,
Мактаулардан башы әйләнеп.
Бәйрәм – бәйрәм белән... Әмма дөнья
Тик алардан тормый, шартла хет!
...Иртәгәгә «пост»та кала алсаң,
Син – чын герой, чын ир, чын егет!
23.02.2021
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Чын ир-егетләр бәйрәме. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 76-77 бб.