Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
НӘФЕС ХАКЛЫ, АХРЫ...
Уены-чыны бергә
(уразадан соң колбаса ашап утырган карчыкны күргәч)
Ачлык игълан иттем үз-үземә:
«Ашый-ашый инде надоел.
Туяр көнең бармы икән синең,
Тыгынасың инде ничә ел!»
Әмма нәфес котырта да тора:
«Аша, туган, аша, үләрсең!
Ашамыйча тора алмый бәндә,
Әллә инде, туган, юләрсең!
Тормыш кануннары гади генә,
Вакыт инде шуны аңларга:
Яшәмәсәк тә без ашар өчен,
Яшәр өчен кирәк ашарга!»
...Уразалар узгач, колбасаны
«Сыптыртканын» күргәч әбинең,
Башка төште бер уй: ни файда бар,
Минем ачлык игълан итүнең?
Нәфес хаклы, ахры. Уйладым да,
Ачлык кортын шулай үтердем:
Чукындым да... әйтеп бисмилланы,
Дуңгыз ботын ашап бетердем!
11.01.2021.