Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур Мөсәнниф
Тормыш атым
Тормыш атым, алларыңа ни салыйм соң –
Солы, печән юктыр арбамда.
Ходай нәрсә бирсә, алда шул ризыктыр –
Яши атым коры саламда.
Югыйсә бит тарткан йөкләр шул ук инде –
Әйдәү көн-төн Җирнең күчәрен...
Абынсаң да кайчак авыр йөк тартканда,
Кечерәйми адым үлчәмең...
Әнә, кара, андый атлар йөз миллион,
Яшәү ур(ы)ны кара сарайдыр,
Тишек түбәләрдән өмет-йолдыз күзләп,
Алар кебек, син дә картайдың...
Бар белгәнең уртак келәт юлы иде,
Дулап торган яшьрәк чагыңда...
Син ташыган солы, печән, көрпә хәзер
Кемнәрнеңдер аты алдында...
Карлы ачы буран, бозлы салкын яңгыр –
Өлешеңә төшкән көмешләр...
Тишек түбәләрне беркөн ямарлармы,
Акланырмы көткән өметләр?..
26.12.2020