Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Авылкаем, авылдашлар...

Дата написания: 
01 декабря 2020

Инсур Мөсәнниф
Авылкаем, авылдашлар...

Таммаса да кендек каным,
Синдә – минем тәүге адым...
Үстердең – син!
Уралкаем*,
Мәңге сине мин мактадым...

Авылдашлар, әйтим әле,
Мең рәхмәтем тагын Сезгә!
Китмәде дә, һәм китмәс тә –
Иман нуры йөзегездә!

...Балачагым үткән авыл,
Һәм яшьлегем узган авыл...
...Синдә тәүләп авыз иттем,
Саранасын, кузгалагын,

Тагын башка нигъмәтләрен:
Каз тәпиен, шомакаен,
Ачы балан, миләшләрен,
Кара муел шомырткаен...

Авылдашлар изгелеген,
Ярдәм кулы сузганнарын,
Ничек итеп онытыйм, ди...
Синнән юлга кузгалганым...

Олы юлга, дисәм, мактау
Булыр кебек, я, үземне...
Бер мин түгел, күпләр китте,
Ә син көттең... Син – түземле...

Язмыш кемне урап узган –
Я безнеме, я сезнеме?
Күпләр китте өзеп ныклы
Авыл дигән шул тезгенне...

Озаттың син, озаткандай,
Ата-ана юл чатында...
Аннан инде, көттең безне
Бары кунак сыйфатында...

Мәрхүм инде күп олылар,
Яшьләр... исә күп калдымы?
Аларны мин танымыйм да...
Хәер, таныш йөз чалымы...

Балачакта мин утырткан,
Сирень, муел исән әле...
Әмма җитәр аларны да
Кемдер, килеп, кисәр мәле...

...Күпләр китте синнән, әйе,
Югалгандыр, бәлки, кемдер...
Югалса да, онытмаган
Кемдер түгел, бары синдер...
Бары синдер... Бары синдер!
* Урал – Яңавыл районындагы кечкенә – 30дан кимемәгән, 40тан артмаган өйле авыл.
1.12.2020