Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

Кешедә дә агач язмышлары

Инсур Мөсәнниф
Кешедә дә агач язмышлары

Агачта да кеше язмышлары:
Еш кисәләр аны... Ә картайса,
Үзе ава талгын җилләрдә дә...
Я аудара давыл, җил-гарасат...

Була инде яшен суккан чак та...
Ә агачны бөксәң, шартлап сына,
Я кәкрәя...
Я төз баса горур –
Кире кайта тәүге фасылына...

Кешедә дә агач язмышлары...
Тормыш бөксә, яки сына шартлап,
Я йөридер җаны тик аксаклап...
Я төзәя, башын горур чөеп,
КЕШЕ дигән бөек ис(е)мен раслап.
8.08-10.11.2020

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кешедә дә агач язмышлары. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 37 б.

Смотри также