Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

КҮПТӘН ШИГЫРЬ ЯЗГАНЫМ ЮК...

Инсур МӨСӘННИФ
КҮПТӘН ШИГЫРЬ ЯЗГАНЫМ ЮК...

Күптән каләм алганым юк...
Язасым килә болай...
Тик эш минем теләктәме?
Телидер шулай Ходай...
Телидер Ходай... шулай...

Ярый, ярый, туар әле,
Вакыты җитми тора...
Вакыт җитми, берни булмый,
Ходайдан күпме сора...
Башыңны күпме орма...

Ә әлегә шигырь тумый...
Бары күз яшем тама...
Тама кәгазь битләренә...
Чигәгә хәтер чаба...
Хәлләр, туган, шул чама...
01.10.2020

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Күптән шигырь язганым юк... Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 34 б.

Смотри также