Чыбыркылы тормыш
Инсур Мөсәнниф Чыбыркылы тормыш Җаным сызлый... Күңел әрни... Өзелә үзәк... Тигез җирдә абына, я сөртенә йөрәк... ...Язмыштан уңганнар рәтенә сыймадым... Нишлим соң?... Терим башым ялгыз карт каенга... – Тагын ниләр булды шул газиз башкаеңа?! – Чыбыркылап... тормыш... усал... тормыш кыйнады. 14.09.2020 Кайда, кайчан басылган: 1) Мөсәнниф Инсур. Чыбыркылы тормыш. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 32 б.
