Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

Синең соңгы бүләк...

Инсур Мөсәнниф

Синең соңгы бүләк...

Синең соңгы бүләк – күлмәгемдә
Кара белән сары аралаш...
Белгәнсеңдер, шулай юрагач...
Чөнки бүген, синсез тормышымда, –
Кайгы белән сагыш аралаш.

Нәрсә кара, дисәң, ул – җир, ахры!
Ә сарысы – алтын Кояштыр...
Офыкларда җир, күк очраша бит...
Безнең офык... кайчан тоташыр?..
24.08.2020

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Синең соңгы бүләк. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 28 б.

Смотри также