Куш каен
Инсур Мөсәнниф Куш каен Олы юлда, юл чатында Үсә иде куш каен. Аларга мин башым идем: “Булыгызчы дускаем”. Каеннарның берсе шунда Әйтте миңа көрсенеп: “Парсыз безгә иш булалмый, Бездән читтә йөр син, – дип. – Парлыларның зары башка, Парсызларның – үзенчә. Гафу ит син, ялгыз юлчы, Яшә син үз көеңчә” Башым иеп, ары киттем, Үз язмышым юрарга... Парлыларның ни зары бар? Җилдән шуны сорарга... 1-5.07.2020 Кайда, кайчан басылган: 1) Мөсәнниф Инсур. Куш каен. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 26 б.
