Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

Кояш туа

Инсур Мөсәнниф
Кояш туа

Ник кызарып чыга кайчак Кояш?
Кайчак чыга хәтта алсу булып.
Кайчак чыга уйнап-көлеп, кайчак –
Болыт артларыннан моңсу булып.

Таң ата да Кояш чыга, дибез...
Шулай күренә ул бары моннан.
Кояш туа көн дә сабый кебек –
Галәм-Җиһан карыныннан.
15-16.04.2020

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кояш туа. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 8 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Кояш туа. Шигырь. "Күңелем энҗеләре" күмәк җыентыгы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 8 б.

Смотри также