Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Миннән алда уз, әйдә!

Дата написания: 
16 апреля 2020

Инсур МӨСӘННИФ
МИННӘН АЛДА УЗ, ӘЙДӘ!

Һай, бу чиратларны!.. Көтә-көтә,
Кайчак гарык булып бетәсең.
Кемдер, этеп-төртеп, узып китә...
Без бит гади кеше – көтәсең.

Их, әйтәсе килә шундый чакта
(Әдәп белән инде, сүгенми),
Мәңге-мәңге онытмаслык итеп,
Ходай биргәненә күпсенми:

– Мин үлгәндә, бик-бик ашыгам, дип,
Миннән алда түргә уз әле!
Мине этеп егып, бер чиратсыз
Миннән алда гүргә уз әле!
13-16.04.2020

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Миннән алда уз, әйдә! Шигырь. "Күңелем энҗеләре" күмәк җыентыгы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 8 б.