Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Җир тетрәү

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Җир тетрәү
Хикәя

Авылда җәй көне шундый бер мәл була: бар дөнья ничектер тынычланып кала, нидер көткәндәй тоела. Көне буе сайраган кошлар да, тынып, эссе көннән соң хәл җыйган кебек. Кояш баерга да әллә ни күп вакыт калмаган. Һәрнәрсәдән күләгә төшә, ул озыная бара. Бу — көтү кайтыр алдыннан булган тынлык.
Мин, өй тирәсендә эш беткәч, көтү кайтырын көтеп, урамда койма буенда үсеп утырган өянке агачы төбендәге эскәмиягә чыгып утырдым. Ничектер вакытны уздыру өчен өйдән бүген килгән гәзитләрне алган идем.
— Исән-сау гынамы, энем? Укыйсың инде, ә? — дигән тавышка күтәрелеп карадым. Минем янда бүген кырынмаганлыктан чигәләрен сакал төкләре баскан Фазыл агай басып тора иде. Исәнлек-саулык алышкач, мин аңа:
— Укыйм, Фазыл агай, хәзер дөнья уку белән алга бара бит, — дип җавапладым.
— Анысы шулай, — дип килеште ул минем белән, яныма утырып алгач. — Ни язалар соң? Һич кенә дә вакыт юк, гәзит-мазар укырга да форсат тими.
— Дөньяда кызыклар күп инде ул. Менә әле «Безнең якларда җир тетрәү буламы?» дигән мәкаләне укып утырам.
— Нәрсә дидең? Җир тетрәүме? Йә, йә, ничек, андый нәрсәләр бездә дә бар дигәннәрме соң? — диде ул, кинәт җанлана төшеп.
— Алай куркыныч нәрсә юк, Фазыл агай. Булса да, андый зур зыян китерердәйләре юк. Сизсә дә, аларны бик сизгер приборлар гына тотып ала. Галимнәр дә бу хакта шулай ди.
— Галимнәр, галимнәр! Нәрсә белә соң алар, кәгазьгә ябышып, бүлмәсеннән чыкмый ятучы ул синең галимнәрең! — дип кинәт Фазыл агай кызып китте.
Мин, аптырап, аңа карадым. Аның чәнечкеле күзләре, җавап көтеп, миңа текәлгән иде. Ничек җавапларга белмичә:
— Нигә алай дисең әле? — дип әйтү белән чикләндем.
— Әйтәм шул, белгәнгә әйтәм. Мең чакрым арада яшәп, нәрсә беләләр соң алар? Әйт әле, синең үз гомереңдә берәр галимне күргәнең бармы?
— Бар, нигә булмасын. Минем белән синең кебек кешеләр...
— Йә, синең булыр да, син укыган кеше. Ә менә минем — юк. Ә күрсәм, әйтер идем: сезнең барыгызны да эшегездән куарга кирәк, дияр идем... Һе, җир тетрәү юк, имеш! Менә безнең өйгә килсеннәр, күрерләр... Ничек жир генә түгел, ә дөнья тетрәгәнен.
Мин ирексездән көлеп куйдым. Эш менә нәрсәдә! Соңгы араларда Фазыл агайның Мәдинә җиңги белән аралары бозылып киткәнен ишеткән идем. Шуңа җанына тынгылык таба алмыйдыр, ахры. Ә ул, һич кенә дә шаяртырга уйламаганын белдереп, дәвам итте:
— Син көләсең, ә минем елыйсым килә. Җир тетрәү юк, имеш. Ә менә бездә көн дә җир селкенә, өйнең асты өскә килә. Кайда йөри шул вакытта синең галимнәрең? Нигә берсе дә аңлатмый бу хәлнең нәрсәдән икәнен?
— Нәрсә булды соң, Фазыл агай? Бәлки аңлатып сөйләрсең?
— Нигә сөйләмәскә, сөйлим шул. Кешедән яшерен-батырын уем юк. Үзең дә беләсең, быел кызыбыз ун сыйныфны бетерде. Менә атна-ун көн элек кенә урта белем турында таныклык бирделәр үзләренә. Җиңгәң җенләнде бит, энем, кызымны артист итәм, дип. Кызның әллә ни осталыгы да юк инде, күреп торам. Ә хатын әйтә, аларны укыталар бит, ди. Һе... талантың булмаса, укыту беләнме ни? Ә менә мәгәр Фәридәне кыз кеше, димә, техникага кулы чат ябышып тора. Үземә охшап туган. Өч ел минем белән комбайнда ярдәмче булды. Трактор йөртергә хокук кәгазен дә мәктәптә үк алды. Әле менә миңа яңа комбайн бирделәр, ә искесендә кызым үзем эшлим, ди. Эшләр дә шул. Тик юк, әнисе күзне дә ачырмый. Соң, мин әйтәм, хәзер булыр-булмас артистлар буа буарлык. Начар артист булганчы, өйрәнеп алса, менә дигән механизатор чыга аннан. Ә хатынның үз туксаны туксан. Көндез эштә булгач, колагым тынычлап тора. Ә кичләрен давыл куба. «Тракторда эшләп, майга батып йөрү — хатын-кыз эше түгел, синең майга каткан киемнәреңне юа-юа да ару җиткән», — ди. Соң, кызым үз киемен үзе юа бит аны. Әнә шулай яшәп ятабыз әле, энем. Ярый, кайтыйм инде. Хәзер менә син тыңлап тор: бездә җир тетриме, юкмы? Синең галимнәрең бернәрсә дә белми. Тетрәми, имеш. Менә безнең өйгә килеп тыңласын алар, — дип сөйләнеп, ул йортына карап атлады. Мин утырып калдым.
Чыннан да, бераздан, бездән ун йорт аша өйдән бик әче итеп:
— Ә-ә-ә, кайттыңмы әле, майлы крис?! — дип тын һаваны челпәрәмә китергән тавыш яңгырады.
Мин көлемсерәп куйдым. Бу хәл озакка бармас ул. Җир тетрәү дә бер булып ала да, тына бит — Фазыл агайның да өендә тынычлык урнашыр. Ә калган ягына килгәндә — безнең Фазыл агай үз сүзен сүз итә торган кеше...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Кемгә тетри, кемгә юк. Жанры күрсәтелмәгән. "Коммунизм таңы", 13.12.1986, №149.
2) Шәнгәрәев Инсур. Тетрәү. Хикәйә. “Совет Башкортостаны”, 10.04.1987, №82.
3) ?Шәңгәрәев Инсур. Кемгә тетри, кемгә юк. Хикәя. "Коммунизм таңы", 12?.12.1987, №149.
4) Шәңгәрәев Инсур. Кемгә тетрәй – кемгә юк. Хикәйә. "Ленинсы", 6.09.1988, №94.
5) Мөсәнниф Инсур. Җир тетрәү. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 81-84 бит.
6) Мөсәнниф Инсур. Җир тетрәү. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 150-152 бб.