Инсур МӨСӘННИФ
КЫЗЛАР, САК БУЛЫГЫЗ!
Шаян хикәя
Бу күптән булган хәл инде, хәер, совет заманының соңгы еллары.
Элекке заманда (совет чорында) авылда халык, егет-җилән, кыз-кыркын, кем әйтмешли, “эт тубыгы”ннан иде. Нинди кесә телефоны, ди, аның хакында әлегә ишетүче дә юк, хәтта чыбыклысы да түрәләрдә генә. Интернет – капка алдындагы эскәмиядә утыручы апа-әби, абый-бабайлар. Күбесе зур тормыш тәҗрибәсенә ия, алар белгән-ишеткән хәл-вакыйга ун китапка җитәрлек. Язып алучы гына юк. Гадәттә, яшь-җилкенчәк егетләр, әгәр куып җибәрмәсәләр, шул абый-бабайлар тирәсендә урала, ә кыз-кыркын апа-әби янына җыела. Тыңлыйлар, фәһем алалар.
Безнең авылда иң күп тарих белгәне – башкаларга Әсма түти, ә миңа – картый, нәнәй, ягъни китапча дәү әни. Телгә оста гына түгел, ачуын китерсәң, теле пычак кебек үткен, җир астына керерлек итеп оялтырга да мөмкин. Әнә, ул сөйли инде үзе белгәнен, кайдадыр ишеткәнен, борынгысын, бүгенгесен...
Бер көнне, нәрсә эшләптер, балыктан соң гына кайттым да, алма бакчасы аша ишек алдына юнәлдем. Шунда койма артында, урамда кыз-кыркын чыркылдашканы, көлешкәне ишетелде. Көтү кайтып, сыерлар савылгач, тагын җыелалардыр инде. “Тукта әле, – мин әйтәм, – болар нәрсә хакында сөйләшә икән”. Каһәр, минем күз төшеп йөргән Ира да шунда, тавышы ишетелә, калганы чурт с ним, әнә, шуның тавышын гына булса да ишетәсе килә бит инде. Әлегә кулын да тотып караган юк, кәнишне. Тотасы килә дә ни, тик кыюлык чамалырак, әткәй, уҗым бозавы, дип белеп тирги. “Мин синең кебек чакта!” – дип шапырына, белмим, миңа охшаса, ул да әллә кем булмагандыр әле! Хәер, минем дәү әти Сафага охшаса, чыннан да, ут борчасы булгандыр ул! Ә менә мин холкым буенча әнкәйгә тартканмын кебек.
Яңа гына килеп туктаганнар, ахры. Картыйның:
– Нәрсә эшләп өерегез белән урамда йөрисез? Эшегез юкмы ни? – дип әллә шаяртканы, әллә орышканы ишетелде.
– Әсма түти, без мәктәпне тәмамладык бит, менә тиздән кайсыбыз-кая таралышабыз, шуңа, җыелышып, су буенда утырдык, – дип җавап бирде аңа Розалия.
– Ә-ә-ә, алаймы ни? “Бишле”ләрегез күпме соң?
– Күп, күп, Әсма түти! Әнә, Финия белән Ираның хәтта барысы да “бишле”, – диеште кызлар.
– Ай, малатсы! – диде нәнәй. – Булдыргансыз!
Шунда мин тагын да якынрак килим, койма ярыгы аша булса да Ираны күрим, дип шыпырт кына атлыйм, дисәм, аркылы яткан көрәккә абынып, “дөрс”ләп егылдым. Әткәй әйткән иде аны, эш коралыңны һәрчак урынына алып куй, дип! Теге якта тынып калдылар. Ярый әле, бәхетемә каршы, кара песиебез шушында гына тычкан сагалап утырган икән, куркып, чиелдап, яшен тизлегендә, койма аша дөбер-шатыр чыгып шылды. Кызлар, куркып, чыр-чу килде.
– И-и, корыгыры, котны алды, әллә кеше бармы, дисәм, бу шайтан кисәве икән! – дип җиңел сулады картый да, ну, шул ук вакытта нәнәй дә.
Картый, син кем кызы, шуңа охшагансың, йөзең моңа тарткан, дип сораштыра башлады. Ата-анасының, ата-бабасының тормышыннан бер-ике кыска тарих та китереп кыстырды. Оста инде, чукындырасыңмы ни аны!
Шулай бераз юкны бушка аударганнан соң, Фая:
– Әсмәттәй, берәр тарих сөйлә әле безгә, менә, авылдан киткәч, синең хакта искә алырлык берәр нәрсә калсын, – дип ялынды.
– Тукта, кызым, мин үләргә җыенмыйм әле, авызыңны җил алсын! – дип сукранды нәнәй. – Мине вакытыннан алда җирләмәң әле!
– Юк, юк, мин бит ул мәгънәдә түгел! Гел искә алып торырлык! Син аяклы китап бит инде!
– Шулай, дисәң ярый анысы. Сөйләрмен, балалар, сөйләрмен, тел сөяксез бит ул...
Бераз дәшми торды да:
– Тарих бетмәс ул, – дип уйчан тынып калды.
Ира, көлемсерәп куйды да:
– Кызларга мәхәббәт темасы кызыклы бит инде, сөйлә әле, Сафа бабай белән ничек танышуыгызны... – диде.
Оһо. Минем колак үрә торды. Нигә икәнен аңлагансыздырмы, юкмы, белмим. Мин үзем дә бик аңлап бетермәдем әле.
– И, балалар, мәхәббәт – мәхәббәт инде ул, беркемне дә читләп үтмәс. Бәхете белән генә килсен берүк. Сафа бабагыз белән ничек таныштыммы? Соң, без бит бер авылда үстек. Дөрес, ул миннән өлкәнрәк. Сугыштан соңгы еллар. Мин авылга китапханә училищесын бетереп кайттым – берничә ел сарык караганнан соң районнан җибәрделәр, ә ул, җиде ел хезмәт иткәннән соң, армиядән кайтып төште. Чибәр, сөлектәй гәүдәле егет, күзем төште инде. Аның күзе дә минем тирәдә йөргән икән, озата килде инде, шуннан китте дә китте... Дөрес, икебезнең дә яшь бара иде инде...
– Әсмәттәй, син дә бик чибәр булгансың, диләр, пар килгәнсез инде...
Нәнәй кеткелдәп көлеп куйды:
– Чибәр, кәнишне... Янымда чәбәләнеп йөрүчеләр булды инде, дөрес, ул вакытта, сугыштан соң, ир-ат аз иде. Шуңа карамастан, китап укучы егетләр дә биниһая артты. Тик Аллаһы Тәгалә язганы ул булгандыр. – Нәнәй тынып калды. Аннан: – Сөйлим мин сезгә тарих, анда барысы да бар – мәхәббәте дә, чурты-мурты да...
Кызлар тынып калды, картый тирәсенә:
– Тыңлыйбыз, тыңлыйбыз! – дип тезелешеп чүгәләде.
– Менә сез, кызлар, укырга китәбез, дисез инде. Анда кемнәрне генә очратмассыз. Егете-мәхәббәте дә булыр, Алла боерса. Тик алар арасында да кеме генә юк. Бер уйлаганда, егетләр – эт затыннан ул. Әгәр алданасыгыз килмәсә, ну, үзегез алдатасыгыз килмәсә, сак булыгыз...
– Ничек инде, “үзегез алдатасыгыз килмәсә”.... – дип Ирина сүз кыстырмакчы иде, аны Лилия:
– Ты совсем тупая что ли! – дип ысылдап туктатты.
– Вәт, вәт, әнә, иптәш кызың белә, ахры, соңыннан аңардан сорарсың, – дигәч, кызлар көлеште, Ирина, оялып, башын түбән иде, әмма шул ук вакытта нәнәй сүзеннән соң кыенсынып калган Лилиягә зәһәр күз карашын ташларга да онытмады. Дошманнар әзер!
– Монда бала-чага юк, бер сөйләгәч, сөйлим инде, сезгә сабак булсын. Әгәр егетегез белән аулакта кунсагыз, андый-мондый уегыз булмаса да, сак булыгыз. Егетләр хитрый алар. Уйларында... нидән... башка берни дә юк. Чишенмәгәнмен бит, нәрсә эшли алсын ул, дип тә артык ышанмагыз. Кием аларга берни түгел. Киемегезгә дә тимәс, ә менә... – Аннан кызларга күз ташлады да: – Хәер, хәзер сезнең киемегез дә юк чамасы инде... – дип киная белән әйтеп куйды. – Аннан дәвам итте: – Ярый, бер башлагач, сөйлим инде... Яшьлекне искә алып китим... Яшьлек сагындыра ул, балакайлар...
Дуслашып, шактый гына йөргән идек инде, без дә Сафа бабагыз белән аулак өйдә кундык. Элек аулак өйләр бар иде бит, авырга калып утыручылар, бәбәй табучылар да булды. Тормыш бит, кыз баланың башы тиз чуала. Тегеләр, ай-һай, хитрый бит! Читкә киттем әле.
Ятабыз шулай. Кызык инде, үбешкән булабыз, сөйләшкән булабыз. Нәкъ гөнаһсыз балалар инде. Нинди чишенү, икебез дә киемдә, ну, мин озын күлмәктә, ул чалбарда.
Шулай ята торгач, егетемнең җылы кочагына исереп, йоклап киткәнмен, арыганмындыр да инде, элек бит, укытучымы син, китапханәчеме, контора эшчесеме, сатучымы, төп эшеңнән тыш, колхоз эшенә дә йөрисең – ындыр табагына, печән чабарга, җыярга, өяргә, чөгендергә, бәрәңгегә, урманга утын әзерләргә, тагын әллә кайларга. Берзаман, өстемдә авыр нәрсә сизеп, уянып китсәм, шаккатып торам, бабагыз мыш-мыш килә. Тиз генә аскы киемемә ябыштым – урынында, беркем тимәгән... Тик бабагыз мыш-мыш килә генә бит! Ятам шулай шаккатып!
Авыз ачып тыңлаган кызлар бер-берсенә карашты, кем пырхылдады, кем оялды, кем юк. Мин дә, шаккатып, авыз ачып тыңлап торам. Менә нинди икән ул нәнәй белән дәү әтинең мәхәббәт тарихы!
– Ничек инде ул... – Инде монысында Гөләнисә сүз кыстырырга маташты.
– Ничек, дип ни... Ничек, дисәң, алдыңа килә, ди, шуңа “ничек” дияргә ярамый, имеш. – Нәнәй кеткелдәп көлде дә, шаян рәвештә: – Ничек икәнен беләсегез килсә, Сафа бабагызга әйтәм, сөйләп кенә түгел, күрсәтеп тә бирер! – дип кызларны аяк бармакларына кадәр кызартты, ахры.
– Тик кенә тор әле, – дип Фая Гөләнисәне тыйды, кабыргасына терсәге белән каты гына төртеп тә куйды, анысы, көтмәгәнлектән, авып китә язды, аннан, үз чиратында, Фаяга сугып алды. Монда китап, я кино түгел, тере тарих, ялангач тормыш сәхифәсе иде. Оялышсалар да, бик нык тыңлап бетерәселәре килә иде, билгеле.
– Арытаба ничек булды, сөйлә инде, Әсмәттәй!
– Мин бит сезгә сабак булсын өчен сөйлим, кызыкайлар! Алдыгызда зур тормыш ята... Арытабамы? Арытаба шул инде... Бабагыз мыш-мыш килүдән туктаганчы, йоклаганга салынып, шаккатып яттым инде... Берни эшләр хәл юк... Кем минауат? Үзем, билгеле. Йокламаска, сизгерлекне югалтмаска кирәк иде... Әйтәм бит, алар хитрый, дип, сагалап кына торалар...
– Өйләнешкәнсез бит барыбер, – диде Ира, һушына килеп.
– Өйләнештек, билгеле. Аулак өйдән соң озак та тормадык. Аның башта яшәргә урыны да юк иде, ятим бала. Моңа кадәр шуңа кушыла алмадык бит инде... Аннан кичәге сугышчыга колхоз булышты. Сугыштан соң барысы да баланы күп тудырдылар... Югалтулар бик күп булды бит... Әнә, алты бала үстердек, ел саен диярлек тупылдатып кына тордык, Аллага шөкер! Яратышып яшәдек. Әле дә яшибез. Сафа бабагызны беләсез бит, кәкерәеп бетсә дә, әле дә шук, хитрый ул! – дип нәнәй тагын көлеп куйды.
– Ай, рәхмәт, Әсмәттәй, шулкадәрле кызык тарих булды, үлгәнче онытмабыз инде! Рәхмәт! – дип, кызлар, “ялларга кайткач, тагын очрашырбыз әле!”, дип, хушлашып, аннан соң көлешә-көлешә, ары китте, бераздан өйләренә таралышты...
– Исән-сау йөрегез, балалар! Юлыгызда шәфкатьле кешеләр генә очрасын! Мәхәббәте дә булыр, балалары да... Лә илаһа иллалла! – дип озатып калды аларны нәнәй.
...Ираны барыбер арттан булса да күреп калдым. Бөтен кыюлыгымны җыеп, бүген барыбер озатып куям! Кулын тоту гына түгел, кочаклап, үбәрмен дә әле. Сафа карт оныгы бит мин! Ира, сак булма, яме!
30.07.2024