Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Рәхмәт яугыры тузан җыйгыч

Дата написания: 
01 ноября 2016
Заметка: 

Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Фото автора.

Инсур Мөсәнниф
Рәхмәт яугыры тузан җыйгыч
Хикәя

– Карт әтиеңнең хәлен белеп кайтырга кирәк, карт әниеңнең вафатына да ике ел тулып узды, – әнисе бүген өлкән улы Хариска шулай диде. Карт әтиләре исә әниләренә дәү әти була инде. Картлар авылда яши иде, әниләре кайчак кайтып ураса да, яшьләр исә үз гомерләрендә анда булса, ике-өч тапкыр булгандыр. Яше туксанга якынлашса да, Назыйм карт үз көчендә әле, мал асрамаса да, хуҗалыгын акрынлап алып бара, андыйлар хакында “үзәге нык”, диләр. Шәhәрдә яшәргә теше-тырнагы белән каршы. “Үз өем – үз көем”, – бу аның иң яраткан әйтеме. “Кайчан ятсам да, кайчан торсам да, үз ирегемдә”, – дип тә өсти. Болай тормыш шартлары начар түгел – йортка газ, су кергән, тагын ни кирәк олы кешегә... Икмәкне кибеттән ала, сөт, йомырка – күрше-тирәдә җитәрлек, пенсиясе дә болай начар түгел.
Бер көнне, барысы җыелып, Харисның энесе Марисны да үгетләп-орышып күндереп, ике машинага утырып, күчтәнәчләр төяп, ялга кайтып та төштеләр. Җәй авылда курорт инде ул, якын-тирәдә буа да булса. Рәхәтләнеп ял ит, су коен. Аеруча авылның нәрсә икәнен дә белмәгән бала-чага бәхеткә тиенде. Тынычлыгы бозылганга, күңеленнән бераз ризасызлык белдергән карт, шулай да караңгы чырай күрсәтмәде. Туруннары белән дә тиз уртак тел тапты, хәтта буага балык кармакларга алып барды.
Ике көн тиз узды. Кунакларны бары тик шул гына борчыды: картның идәне пычрак булмаса да, йорты, андагы борынгы, ягъни совет чоры мебеле тузанга баткан иде. Бу эш өлкән кешенең хәленнән дә, ир кеше буларак, осталыгыннан да килмидер инде. Киленнәр аны ялт иттереп юып чыгарды. Тик алар көн дә кайтып, тузан сөртеп йөри алмый, шунлыктан күршедә генә урнашкан үзәктән тузан суыргыч алып кайтып бирделәр. Карт, мин бу шайтан машинасыннан куллана белмим, балалар, авылда без андый нәмәләргә күнекмәгән, дип карышып маташты-маташуын.
– Карт әти, аның бернәрсәсе дә юк, розеткага тоташтырасың, менә шушы-шушы кнопкаларга басасың да, эше бетте. Тузанга батып ятма, кеше алдында да оят, курыкмыйча файдалан, сиңа тагын ун елга җитә әле ул, – дип колагына ныклап кирттеләр, ничек эшләвен күрсәтеп тә бирделәр хәтта.
– Ә нигә урысча пылесос дип атала соң ул? – әллә чын, әллә шаяртып сорады ул, могҗиза-машинаның инструкциясен кулында әйләндергәләп утырган җиреннән, шул тирәдә уралган оныкасы Маринадан.
– Очень просто, ул тузанны сосет, то есть собирает, – дип урысча-татарча җавап бирде анысы.
– Ә нигә алайса пылесборник дип аталмый? – дип, карт та югалып калмады.
Кызыкай, әллә инде, кем белсен, дигәндәй, иңнәрен генә сикертте.
Кунаклар якшәмбе, төштән соң, юлга җыенды. Алар, берничә сәгатьтән өйдә булабыз, дип куанса, карт, ниhаять, рәхәтләнеп, каралай яндырып, чәемне эчәм, дип сөенде...
...Тагын бер ел узды. Авылга былтыргы сәфәр барысына да охшаган иде, аны кыш буена еш искә алдылар. Уйладылар да, быел да кайтып килергә ният кордылар. Бер ял көнне, җыенып, чыгып та киттеләр.
Картның йорты, ул үзе дә, былтыргыча каршы алды – бернәрсә үзгәрмәгән кебек. Шул ук каз үләне, койма буйларын кычыткан баскан ишек алды, биек болдыр, идәне шыгырдаган караңгы чолан. Тагын... шулай ук тузанга баткан йорт эче. Мондый хәлгә бераз аптырасалар да, бернәрсә дә әйтмәделәр, карт кешенең хәтерен калдырудан курыктылар. Ашап-эчеп алгач кына дөнья хәлләренә күчтеләр.
– Ничек, карт әти, пылесборнигың ватылмадымы, эшлиме? – дип сорады оныкасы, ягъни Харисның әнисе, былтыргы сөйләшүне исенә төшереп.
– Эшли, кызым, эшли, ватылмады, әле дә өр-яңа. Әнә, почмакта тора. Атна саен өстенә кунган тузанны сөртеп алам, ялт итеп тора, – дип җавап бирде карт. – Сезгә рәхмәт укып бетерә алмыйм, югыйсә тузанга батып ятар идем. Яхшы пылесборник икән, өсте зур, киң, тузан күп җыела, рәхмәт яугыры.
Ярый, бу хикәя озынга китте, ахры, шушы урында туктыйм инде... Бары тик шуны гына әйтәм. Яшьләр “пырх” та “пырх” көлә торгач, киштәләрдә бер ел тыныч кына яткан тузаннар, кузгалып, шактый куе болыт булып, йорт эченә таралды. Тик шулай да бераздан басылды hәм, әлбәттә, бер өлеше шул рәхмәт яугыры тузан җыйгыч өстенә кунды... Кунсын, әйдә, Назыйм картның кече киленнәре иртәгә дымлы чүпрәк белән сөртеп алыр әле...
29.10.-1.11.2016.

Кайда, кайчан басылган:

1) Мөсәнниф Инсур. Рәхмәт яугыры тузан җыйгыч. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 20-22 бб.