Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Әнигә ярап булмый

Дата написания: 
08 ноября 2013
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Өстәл янында әнисе кечкенә улын орышып ташлады:

— Нигә ашамыйсың, ачка үләсең бит инде! Аша әле, аша, улым, әйдә, менә нинди тәмле ботка пешердем. Ашасаң, әтиең кебек зур, көчле булып үсәрсең. Әнә, Кәбир (анысы күрше малае була инде) үсәр, ә син үсми калырсың.

Әле генә Кәбирдән җиңелеп кергән Марат тиз-тиз кашыгын «уйната» башлады — күз дә иярми. Тиз арада тәлинкәдәге ботканы «ялт» иттереп, савытын әнисенә сузды.

— Тагын өстимме? Вәт, афәрин, улым, «тегермән» әйбәт кенә тарта икән бит, — дип, әнисе ботка салып бирде. Ни хикмәт, анысын ашап бетергәч, улы тагын өстәмә сорады.

Аптырашта калган әнисе янә улын орышып ташлады:

— Ашамыйм, ашамыйм, дип утыра торгач, бер кеше тугыз икмәк ашап бетергән, ди. Җитәр, корсагың ярыла бит инде, шулкадәр кай җиреңә сыя ул...

Күпмедер вакыт Марат күзләрен «челт-челт» йомгалап утырды да (бу әниләрне аңламассың), үпкәләп:

— Үзе әле генә «аша, аша», ди иде, ә хәзер нигә ашыйсың, дип тирги, — дип үксеп елап җибәрде. Әнисе, иркәләп, бер уч кәнфит биреп, чак тынычландырып алды. Чыннан да, аңламассың бу әниләрне!

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Әнигә ярап булмый. Уймак хикәя. "Яңавыл таңнары", 23.05.1995, №60.
2) Мөсәнниф Инсур. Әнигә ярап булмый. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 38-39 бб.