Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Замана баласы

Дата написания: 
08 ноября 2013
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Көне буе, биш яшьлек уллары Артурны таба алмый, әти-әнисе, апа-абыйлары гаҗиз булды. Ул үзе кич соң гына кайтып керде дә, берни булмагандай, чишенә башлады.

— Кайда йөрисең син, малай актыгы?! Синең өчен без монда ничек ут йотканны беләсеңме, ә? — дип орышып каршы алды аны әтисе. Тик:

— Шуннан нәлсә булган? Йөлсә ни... Мин сезгә балысын да әйтеп йөлергә тиешме әллә? — дигән җавап ишетеп, телсез калды.

«Әх, әле син шулаймы?!» — дип кулына каеш алыйм, дисә, нәрсәдер исенә төшеп, тыелып калды, каешны акрын гына урынына куйды. Хатыны гына аңа көлемсерәп карап алды да, берни булмагандай, өстәлгә тәлинкә тезүен дәвам итте. «Афәрин, улым, әтигә әйбәт сабак бирдеңме?» — дигәндәй, өстәл артына килеп утырган малайның чуалып беткән чәченнән сыйпады... Улы, борынын тартып, аш китергәнне дә көтеп тормыйча, икмәккә ябышты. Аңа нәрсә, уен булсын да, тамагы туйсын... Әтисе белән әнисенең сүзсез генә нәрсәдер аңлашуында аның эше юк.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Үзаллы замана баласы. Уймак хикәя. "Яңавыл таңнары", 23.05.1995, №60.
2) Мөсәнниф Инсур. Замана баласы. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 39 б.