Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

«Утыртты»...

Дата написания: 
08 ноября 2013
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
"Утыртты"
Хикәя

Әминә бүген озаграк юанды, ахры, төшке аштан соң эшкә кичекте. Эшенә җәяү барырга кирәк, юлга бер унбиш-егерме минут вакыт китә. Үзе шәп-шәп атлый, үзе: «Их, машиналы берәр таныш-белеш туры килеп, утыртсын иде», — дип Ходайга ялвара. Хәер, ялваруы болай гына инде, үзен тынычландыру өчен генә. Берәрсе «утыр» дип тәкъдим итсә дә, утырмаячагын белә, чөнки ире бик көнчел. Берәрсе аңа җиткерер, дип шөрли. Көнләшкән кешегә сәбәп кенә булсын, ахыры нәрсә белән бетәсен бары тик бер Алла белә.

Ходай ялваруын ишетте инде әллә, арттан машина килгәне күренде, аннан, бераз узып, туктады. Танышы Гамир икән. Янында иптәш егете дә бар.

— Әминә, әйдә, утыртып алып барам, — диде Гамир, машина ишегеннән башын тыгып. Тик Әминә катгый кире какты:

— Юк, рәхмәт, утырып тормыйм, җәяү генә атлыйм, — диде, ирен уйлап. Үзе ары атлавын дәвам итте. Гамир машинасын кузгатып, аның артыннан төште.

— Әйдә инде, утыр, нәрсә син бала-чага кебек...

— Юк, җәяү дә барып җитәм, ерак түгел бит.

— Ерак булмаса соң, машина белән тизрәк барып җитәрсең, — дип танышы өзмәде дә куймады.

— Юк, юк...

— Нәрсә, әллә иреңнән куркасыңмы? Көнләшмәс әле, әйдә, утыр. Көпә-көндез... Кич булса бер хәл иде... — дип Гамир аны hаман үгетләде.

Әминәнең үзенә дә уңайсыз булып китте. Кеше ни уйлый торгандыр — ул җәяү бара, ә аның артыннан — машина...

— Ярар инде алайса, — дип, килеште һәм туктаган машинаның ишеге тоткасына ябышты, үзенә тартты. Тик анысы ачылмады. Тагын күпме генә тарткаламасын, ишек бирешмәде. Инде Гамир үзе дә, алгы утыргычтан үрелеп, эчтән тотканы баскалап, ишекне этеп карады. Әйтерсең, эретеп ябыштырганнар — ишекнең бирешергә исәбендә дә юк иде. Болай да булмагач, алгы урындыкта утырган иптәше төште. Ишекне көч белән тартты. Тагын, тагын... Тик ача гына алмады.

Әминә башка көтеп тора алмый иде инде — болай да шактый соңлады — гарьләнү катыш үпкә белән:

— Ярый, мин китим инде, килеп җиттек бугай, — диде дә, йөгереп диярлек эшенә юнәлде. Һәм үз-үзенә башка вакытта беркайчан да, ишетәсезме, беркайчан да! — юлда машинага утырмаска ант итте. Гарьләнеп үләрсең, валлаhи, — танышлар күреп торган булса?! Утырта, имеш, машинасы бар, имеш! Вәт, ичмасам, «утыртты»! Утырырга тәкъдим иткәнче, машинаң төзекме, түгелме — шуны карарга кирәк тәүдә!

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. "Утыртты"... Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 25-26 бб.