Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Парадокслар

Дата написания: 
24 октября 2016
Заметка: 

Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Парадокслар
Миниатюра

Җәй. Колхоз агрономы Ефим Петровичта кунаклар: шәhәрдән улы белән оныкасы Ася кайткан. Икенче көнне, иген басуларын карарга чыкканда, ул аны үзе белән алды.
– Ой, нинди матур! Бабам, кара әле нинди матур чәчәкләр! – дип гаҗәпләнүдән кычкырып җибәрде Ася. Бөтен басу зәп-зәңгәр чәчәкләргә күмелгән. Ә бабасы аны ишетми дә, чөнки үз уйларына бирелгән: яңгырдан соң чүп үләннәре күтәрелгән, химик утау үткәрергә туры килер.
Көз. Урып-җыю бара. Агроном көнен дә, төнен дә басуда. Быел урак җиңел булмады. Яз коры килде, игеннәр кыска сабаклы, аның каравы, ул чүп үләннәренә үсәргә комачауламады. Басуларны чүп баскан, тезмәләрдә яшел масса күп. Район җитәкчелеге Ефим Петровичны чәчүлекләре чүпле булган өчен утырышларда әллә ничә тапкыр тиргәде, ләкин чүп үләннәре үсүен дәвам итә, чөнки табигатьнең яңаруга булган тыелгысыз омтылышын җиңәрдәй көч әлегә юк. Аны утыйлар, агулыйлар, ләкин ул барыбер үзенекен итә. Бу куәтле көчкә гаҗәпләнергә hәм баш ияргә генә кала.
Тик тормыш дигән нәрсә бик кызык ул. Кемдер бәлки тиргәгәндер дә, әмма мактаучылар да табылды.
Шушы көннәрдә фермада булдым. Терлекчеләрнең сөйләшүен ишеттем: “Быел салам әйбәт. Салам түгел, ә печән!”
Менә шуннан уйла инде. Бәлки тормыш hәм табигать, чыннан да, шундый парадокслардан торадыр...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев И. Парадокслар. Миниатюра. "Коммунизм таңы", 01.10.1987, №118.
2) Мөсәнниф Инсур. Парадокслар. Уймак хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 182 б.