Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

«Яхшырак»ка алыштырдык

Категория: 
Дата написания: 
26 октября 2004

Инсур Мөсәнниф
«Яхшырак»ка алыштырдык
Бервакыт шулай гәзиттәге мәкаләдә «Чакырылмаган кунак татардан яманрак» («Незваный гость хуже татарина») дигән мәкальне кулланырга туры килде. Ул сан таратылып берничә көн үтүгә, шундыйрак эчтәлекле хат килеп төште.
«Нигә гел татарны хурлыйсыз? Татар булса, сезнеңчә гел я «яман», я «начар», я «хәтәр» булып чыга. Әллә сез дөньяда «яхшы» дигән сүз барын оныттыгызмы? Гәзитегездә кире кагу басып чыгаруыгызны таләп итәм. Әгәр басмасагыз, фәлән-фәлән Законның фәлән-фәлән маддәсе буенча хөкемгә тарттырачакбыз». «Менә сиңа пәрәмәч!» - диюдән башка чара калмады. Тик... кире кагу бирмичә дә ярамый. Бирми кара!.. «Клиент hәрчак хаклы», — диме әле иң алдакчы алыпсатар да? Укучыдан гафу үтенеп, «яман» сүзен «яхшы»га алыштырып, кире кагу басарга мәҗбүр булдык. Ул менә ничегрәк килеп чыкты: «Кайбер укучыларга шундый-шундый мәкаләдәге «Чакырылмаган кунак татардан яманрак» дигән мәкальдәге «яманрак» дигән сүз ошамау hәм аны «яхшырак»ка алыштыруны таләп итүләре сәбәпле, югарыда әйтелгән сүзтезмәне «Чакырылмаган кунак татардан яхшырак» («Незваный гость лучше татарина») дип укуыгыз сорала».
20-26.10.2004.

Кайда, кайчан басылган:
?1) Шәңгәрәев Инсур. «Яхшырак». Юмореска. "Яңавыл таңнары", 21.07.2001, №89-90.
?2) Шәңгәрәев Инсур. Яхшырак. Юмореска. "Яңавыл таңнары", 21.07.2007, №№89-90.
3) Мөсәнниф Инсур. Авыл мәзәкләре. “Яхшыракка” алыштырдык” “Тулпар”, 2018, №1 (гыйнвар-февраль), 79 б.
4) Мөсәнниф Инсур. "Яхшырак"ка алыштырдык. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 41 б.