Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Авыл мәзәкләре

Категория: 
Дата написания: 
03 апреля 2017

Авыл мәзәкләре

"Монда бер татар да юк"

Элек, әле колхозлар яңа гына аякка баскан чорда, техника белән бәйле эшләргә, гадәттә, читтән русларны чакырганнар. Башкортстанның Тәтешле районындагы бер авылга да тегермәнче итеп гаиләсе белән бер урысны кабул иткәннәр. Озак еллар яшәү дәверендә алар татарлашып бетә, уллары да рус телен мәктәптә генә өйрәнә башлый, татар мәктәбен тәмамлый. Менә уллары Андрейга армияга китәргә вакыт җитә. Озакламый беренче хаты килеп тә төшә. Ул анда, бик ачынып: «Монда бер мөселман да юк, татарлардан берүзем генә», – дип язган була.
Инсур Мөсәнниф.
3.03.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Авыл мәзәкләре. “Монда бер татар да юк...” “Тулпар”, 2018, №1 (гыйнвар-февраль), 79 б.
2) Мөсәнниф Инсур. “Монда бер татар да юк...”. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 183 б.

"Өйрәнеп кенә килгәндә..."

Салих авылында Хөснулла бабай белән Рәхилә әби яшәде. Алар бер баш кәҗә асрады, әмма анысына да мал азыгы әзерләргә hич тә җиң сызганып бармыйлар иде. Җәй көннәрендә бу тиктормас мал кешегә ялынып тормый, үз азыгын үзе таба. Тик менә кышын гына кеше кулына карап кала. Ә әби белән бабайның печәне бик тиз бетә. Бер көн ашарга салмыйлар моңа, ике көн... Шулай күпмедер вакыт үтә. Беркөнне Рәхилә әби абзарга чыкса, кәҗә мескен стенага сөялеп җан тәслим кылган. Шунда әби: «И-и, ашамаска өйрәнеп кенә килгәндә, үлеп әрәм булды», – дип әйткән, имеш. Аның шушы сүзләре hәм «Рәхимә кәҗәсе кебек, стенага сөялеп үлмә тагын» дигән әйтем хәзер безнең якларда ләкапләргә әверелгән.
Инсур Мөсәнниф.
7.03.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. “Өйрәнеп кенә килгәндә...” "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 183 б.

Тапкыр җавап

Әле совет чорында, 1960нчы еллар ахырында, Яңавыл районының Урал авылында яшәгән олы яшьтәге Касыйм бабай Сәхәүовтан бервакыт, әллә чын, әллә шаяртып, сораганнар икән:
- Касыйм абзый, әйт әле, теге дөньяда ничек, яхшымы икән?
- Яхшыдыр, балалар, яхшыдыр... Начар булса, кире кайтырлар иде... – дип җавап биргән ул.
Инсур Мөсәнниф.
5.11.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Тапкыр җавап. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 183 б.

“Үләм” әби

Бу тарихны миңа бер танышым сөйләде. Мәүлифә исемле (исеме шартлы рәвештә алынды) әби яшәгән. Көн-таң атса, бар сүзе: “Менә бүген үләм, иртәгә үләм”, – булган. Әнә шулай, үлемне көтә-көтә, “Үләм” әби” кушаматы белән 103 яшькә кадәр яшәгән...
Инсур Мөсәнниф.
26.11.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. “Үләм” әби. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 184 б.

“Гел-гел Гата бәхете булмас!”

Яңавыл районының Салих авылында Гата абзый Хәсбиев яшәде (күптән мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын). Шат күңелле, кайгыра белмәс кеше иде. Тапкыр сүзгә дә оста дип беләм...
...Элек колхозга караган урман болынлыкларын, аланнарын, әрәмә, агачлыклар тирәсен, өмә ясап, кул чалгысы белән чаптылар. Билгеле, әбәт тә (обед) шунда ук учакта, зур казанда әзерләнә. Ит аерым пешерелә һәм, калҗалап, һәр кешегә бүленә. Берсен дә аермас өчен аны уен төрендә оештыралар иде. Мисалга, бер кеше башкаларга арты белән баса, икенчесе (яки пешекче) кулына калҗа кисәге ала һәм сорый: “Монысы кемгә?” Беренчесе кемнеңдер исемен атый. Арытаба шулай дәвам итә. Әмма бер көнне шуграк ирләр Гатаны шаяртырга килешкән: яхшы калҗа булса, “Монысы кемгә?” дип сорарга, ә пешекче кулына коры диярлек сөяк алса, “Бусы кемгә?” дип әйтергә һәм анысын “Гатага” дияргә. Беренче көнне Гата абзыйга шулай итеп сөяк эләккән. Икенче көнне дә. Өченче көнне дә сөяк аңа чыккач, Гата абзый түзмәгән: “Гел-гел Гата бәхете булмас!” – дип, сөякне читкә томырган, ди.
Хәзер бу сүзләр безнең якларда ләкапкә әверелгән, гадәттә, уңышсызлыкка еш очраган, әмма яхшыга өметләнгән вакытта әйтелә.
Инсур Мөсәнниф.
27.11.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. “Гел-гел Гата бәхете булмас!” "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 184 б.

“Кем үлгән?”

Шул ук Гата абзый Хәсбиевның, операция кичереп бераз вакыт узганнан соң, хәле начараеп киткән дә, аны Ямады авыл дәваханәсенә салганнар. Тик бераздан авылда “Гата үлгән” дигән хәбәр таралган. Авылдагы туганнары нәрсә эшләсен инде, тиз генә табут ясап, машина белән Ямадыга килгәннәр. Бу вакытта Гата абзый баскычтан төшеп килә икән. Каршыга очраган бер авырудан: “Кем үлгән?” – дип сораган. Теге кеше аны белмәгәндер инде: “Әллә, Гата исемле кеше үлгән дип әйтәләр”, – дип җаваплаган. Гата абзый ниләр уйлагандыр, белмим, ә менә аны исән-сау күргән авылдашларының ни кичергәнен бераз күзаллый алам... Нишләсеннәр, табутны кире алып кайтып киткәннәр... Гата абзый бу вакыйгадан соң тагын шактый гына гомер кичерде әле.
Инсур Мөсәнниф.
5.02.2018.

“Шәйләп, Шәйхи, бүре булмагае!”

Бу хакта кечкенә чактан ук күп тапкырлар ишеткән булды, ә менә хәзер, еллар узганнан соң, хет әллә нәрсә эшләт, төгәл генә хәтерли алмыйм. Шулай да язам әле.
Элек тирә-якта бүреләр шактый булган. Авылларга килеп, зыян да салганнар: абзарга төшеп, бар вак малны буып чыкканнар. Шул заманнарда, Салих авылында хуҗалар, абзарда малның ыгы-зыгы килүен ишетеп, бүре кергән (ә алар, салам түбәне тишеп, шуннан да төшкәннәр!) дип шикләнеп, шушы ерткыч чыгып качардай тишек-тошыкны каплап, ирләрне чакырганнар. Берсе Шәйхи исемле булган, икенчесе кемдер, оныттым. Шәйхи мылтык алып килгән. Алар абзар ишеген ачкач, иптәше аны: “Шәйләп, Шәйхи, бүре булмагае!” – дип кисәткән. Шәйхи, үзе уйлаганча, куркып, почмакка поскан бүрене күргәч, аңа төбәп атып җибәргән. Тегесе җиргә ауган. Тик шуннан соң карасалар, Шәйхи... сарыкны атып еккан икән. Ә мал ни сәбәпле тынычсызлангандыр, аны кем белсен инде. Шул вакыйгадан соң, берәр шиклерәк хәлне хәл итәргә кирәк булса, кешеләрне: “Шәйләп, Шәйхи, бүре булмагае!” – дип кисәтә башлаганнар. Элек аны еш кабатлыйлар иде. Әмма заманалар үзгәрә, элекке мәзәк вакыйгалар онытыла, мондый ләкапләр дә тарих төпкеленә китә...
Инсур Мөсәнниф.
4.02.2018.

***
Бу ләкапнең икенче вариантын да ишетергә туры килде. Анысы болайрак.
Элек, техника бик аз булганлыктан, вакытында өлгерү өчен иген чәчүне төнлә дә алып барганнар. Моның өчен орлыкны да, чираттан махсус кешеләр билгеләп, басуга төнлә чыгарганнар. Тау авылында моңа бәйле шундый вакыйга булган. Беркөнне чират Шәйхулла, Давытка һәм исеме онытылган тагын бер кешегә җиткән. Чәчкечкә орлык салганда ашлык җиргә дә түгелми булмагандыр. Көтүдән кайтмый калган бер сарык шул орлыкны ашарга килгән. Тегеләр, аны, бүре дип уйлап, кыйнап үтергәннәр (ә элек бүре аткан өчен шактый зур бүләк биргәннәр, чөнки алар зур зыян салган). Аны иртәнгә кадәр шунда торсын дип амбарга китереп ташлаганнар. Иртән барысына да “бүре үтердек” дип хәбәр салганнар. “Кем үтерде?” – дигән сорауга, барысы да “Мин!” дә “Мин!” ди икән. “Ә бүре кайда?” “Амбарда” Барып карасалар, аның бүре түгел, ә сарык булуы ачыкланган. Инде хәзер барысы да “Мин түгел!” дә “Мин түгел!” ди икән. Имеш, “Шәйләп, Шәйхи, бүре булмагае!” дигән ләкап һәм “Тау авыллар төштән соң” (ягъни исләренә соң гына төшкән) дигән әйтем шул вакыттан торып калган.
Инсур Мөсәнниф.
5.02.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. “Шәйләп, Шәйхи, бүре булмагае!” "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 184-185 бб.

“Тау авыллар туйсын әле...”

Бу хәл дә Яңавыл районының Тау авылында булган. Туй вакытында кияү (ә ул чит авылныкы була) алдына кашык куярга онытканнар. Барысы да ашый, ә кияү тик утыра икән. “Кашыгым юк бит...” – дип әйтергә кыенсынгандыр инде. Шул ук вакытта аны: “Аша, кияү, аша, нигә ашамыйсың?” – дип кыстыйлар икән. Берничә тапкыр шулай кабатланганнан соң бичара кияү түзмәгән: “Тау авыллар туйсын әле, кашыкларын куйсын әле...” – дип әйтергә мәҗбүр булган, шуннан соң гына кулына кашык тоттырганнар... Бу ләкапне элек еш кабатлыйлар иде.
Ничек кенә мәзәк булмасын, аны үземә дә кулланырга туры килде. Безнең туй барганда (Әбҗәлил районының Яңавыл авылында), кирәк бит, нәкъ шушы хәл кабатланды – алдыма кашык куярга оныттылар! Тик мин ләкапне бераз үзгәртеп, бер гаепсез кыяфәт белән: “Яңавыллылар туйсын әле, кашыкларын куйсын әле...” – дидем. Барысы да көлеште һәм, ниһаять, миңа да кашык табылды. Билгеле, мин бу ләкапнең тарихын сөйләп тормадым. Бу хәлне, “тапкыр кияү” дип, әле бик озак көлешеп искә алганнар.
Инсур Мөсәнниф.
5.02.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. “Тау авыллар туйсын әле...” "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 185-186 бб.

"Сак бул, кулыңа чабылмасын!"

Элек безнең якта балта осталары байтак иде. Алар, ялланып, бура бурады, кешеләргә йорт салды һәм бу өйләр бүген дә, шактый тузу-искерүләренә карамастан, авылларны ямьләп утыра әле. Осталар арасында мәзәк яратучы кешеләр дә шактый очрагандыр. Алардан берсе бәлки Г. абый булгандыр. Ул, бура бураганда, балтасын шап итеп бүрәнәгә чаба да, шуннан соң янәшәдәге иптәшен: “Сак бул, кулыңа чабылмасын!” – дип кисәтә икән. Шуңа без яшь чакта, инде эш узгач (бозылгач) кына дөрес эшләмәүләрен аңлаганнан соң, нәкъ шулай (“Сак бул, кулыңа чабылмасын!”) диләр иде. Шулай ук ләкапкә әверелгән, тик хәзер аны хәтерләүчеләр дә бармак белән генә санарлык... Әйе, замана башка, заң* башка...
*Заң – (кыргыз теленнән кергән сүз, ахры, татар сүзлегендә андый сүз юк) гореф-гадәт, йола; (искечә) канун, закон; бүгенге мәгънәсе “дөньяны аңлау, танып-белү” дигән төшенчәгә туры килә кебек тоела.
Инсур Мөсәнниф.
4.02.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. "Сак бул, кулыңа чабылмасын!" "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 186 б.

“Бозаулары үләр инде...”

Бу хәл исә Яңавыл районының Максим авылында булган, диләр.
Элек безнең якларга урмансыз яклардан, гадәттә, кыш көне, урман кисүчеләр килә иде. Алар вакытлыча берничә яки бер йортка фатирга урнаша. Аларны, күпчелек, хуҗалыкта ир-ат булмаган хуҗабикәләр кертә, чөнки колхоз, килешү төзеп, эш хакы (яки хезмәт көне – “трудодень”) яза, шулай ук урманчылар урманнан, чанага салып, коры-сары утын, ботак-сатак алып кайта, ә бу ирсез хатын-кызга зур ярдәм. Ә фатирга кертүче аларга урманнан кайтуга ризык әзерләп тора.
Максим авылында да кечкенә улы белән генә яшәгән хатын берничә урманчыны фатирга кертә. Алар үзләре белән азык-төлек алып килсә дә, хуҗабикә дә өстәлгә үз сыен – атланмай куя. Ачыгып кайткан ирләр майны зур-зур эләктереп “сыпырта” гына икән. Моны күреп торган һәм, мөгаен, май үзенә бик сирәк эләккән малай, түзми, әнисенә, елардай булып: “Әнкәй, болар майны ашап бетерә инде!..” – ди икән. Шаян кеше булгандыр, бер урманчы: “Бу майны ашап бетермәсәк, бозаулары үләр инде...” – дигән. Моны ишеткән хатын (бәлки ул үзе дә майны ашап бетерүләреннән курыккандыр), шиккә төшеп: “Ашагыз, ашагыз, ашап бетерегез!” – дип улына өлеш төшереп алган, имеш.
Инсур Мөсәнниф.
5.02.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. “Бозаулары үләр инде...” "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 186-187 бб.

Юньле кияү

Бу хәл Тәтешле районының Кашкак авылында булган.
Күптән түгел генә шушы авыл кызына өйләнгән кияү кеше, бераз “кыздырып” алгач, кичен нигәдер клубка чыккан. Үзен бик әдәпле тотмадымы икән, авыл егетләре моны тәпәләп ташлаган. Иртән айныгач, ул кемгәдер: “Бу авылда бер юньле кеше дә юк икән”, – дип әйткән, ди. Шуннан соң бу кияүгә “Юньле кияү” дигән кушамат биргәннәр.
Инсур Мөсәнниф.
3.12.2018.