Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Берсе төшкән, берсе күтәрелгән...

Категория: 
Дата написания: 
24 мая 2000

Инсур Мөсәнниф
Берсе төшкән, берсе күтәрелгән...
Кыска итәкле юмор

Укучыга мөрәҗәгать
Хәер, «Кыска итәкле юмор» дидем дә, әгәр берәрсенә ошамаса, ул ошбу чүп-чарны укып тормаса да була, дигән уйга килдем. Әгәр «Кыска итәкле юмор» ошамый икән, «Итәкле кыска юмор» диегез, миңа — барыбер, жанрын, кемгә ничек ошый, үзегез шулай билгеләгез, хәзер бит дөмекбратия, плювализм заманы.

Бер көнне базарга чыгып урарга булдым. Хәзер бит базарсыз — и ни туды, и ни сюды. Ул хаклар, ул хаклар!.. Халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелә, диләр иде, шул буладыр инде бу. Менә бит, чыннан да күтәрелә. Сәүдә рәтләре буйлап киттем. Карыйм, ул хаклар, ул хаклар, ул сәүдә итүче матур-матур аяклар... ту ес кызлар!.. Хаклар... Аяклар... Ятлар... Карап йөрим. Дә... Трусик, ыштаннар төшкән, күлмәкләр күтәрелгән. Нык күтәрелгән. Хаклары, дим. Аптырарсың, нигәдер алар бер көнне төшә, ә төн чыкканчы иртәнгә күтәрелә. Базар икътисады шул. Күкрәкчәләр салып куелган, өстәлләргә матур итеп. Шуларга карап:
— Әйбернең күплеге, урысча әйткәндә — ысматри, ни хачу! — дигән идем, бер сатучы кызыкай:
— Хучишь, нәвирнә, ну ни мужишь, — ди. — Яки акчаң юктыр.
Билгеле, гәзиттә эшләүче кешенең шул кадәр нәрсәне сатып алырга каян акчасы булсын, журналда эшләсәң, бер хәл иде әле. Шул читтән карап йөрсәң генә инде. Иту күңелең була.
Барлык сәүдәгәрләр дә каешланган, ту ес каеш сата. Алар белә шул халыкка ни кирәген. Чөнки чалбарны тагын да кысыбрак буарга туры киләчәк, ату чалбарың төшеп китеп, адәм ыстырамы булуың бар. Кыска итәкле, матур аяклы кызлар алдында.
15.12.1999 ел, 24.05.2000 ел.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Берсе төшкән, берсе күтәрелгән... Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 97 б.