Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БӨРЛЕГӘНЕМ* – БЕРГЕНӘМ (русчага тәрҗемә белән) - с переводом на русский - КОСТЯНИКА – ТЫ МОЯ ЕДИНСТВЕННАЯ

Категория: 
Дата написания: 
24 июля 2025

Уены-чыны бергә
БӨРЛЕГӘНЕМ* – БЕРГЕНӘМ
(Марсель Галиев сүзләре;
Р. К. Вәлиева сүзләре**)

Замана (җитәкчеләр) таләбе – милли әдәбиятләрне рус мохитына якынайту, шуңа тәрҗемәчеләр шактый артты... Дан алып булмасмы икән – мин дә тәрҗемә белән шөгыльләнергә булдым әле... Дөрес, сүзгә-сүз (построчный) тәрҗемә генә. Хәер, эш кәҗәсендәме ни, ә мәзәгендә.

Бакчаларда чәчәк ата
Син утырткан бөрлегән.
Ул да сине көтә сыман,
Ник килмисең, бергенәм?

Бөрлегәнем, бөрлегән,
Сагындырдың бергенәм.

КОСТЯНИКА – ТЫ МОЯ ЕДИНСТВЕННАЯ

В огородах цветёт
Костяника, что ты посадила.
Как будто и она тебя ждёт,
Почему не приходишь, единственная моя?

Костяника моя, костяника,
Заставляешь скучать...

Бүген төнлә төшләремдә
Сине күрдем, бер (гөл) генәм.
Син тал, имеш, ә мин, җаным,
Гүя, кара бөрлегән***.

Бөрлегәнем, бөрлегән,
Бик сагындым бергенәм.

Сегодня ночью во снах
Видел тебя, моя единственная (цветочек мой):
Мол, ты ива, а я, душа моя,
Как будто, ежевика.

Костяника моя, костяника,
Соскучился, ну, очень...

Бөрлегәндәй күзләреңне
Бик сагындым, бер генәм;
Сөям дигән сүзләреңне
Кабатлыйм мин җыр белән.

Бөрлегәнем, бөрлегән,
Син бит минем бер генәм.

Соскучился очень, единственная моя,
По твоим глазам костянистым;
Твои слова: «Люблю»
Повторяю песней я.

Костяника моя, костяника,
Ты ж моя единственная.

* Бөрлегән – костяника.
** Интернетка ышаныргамы, юкмы, үзегез хәл итегез. Бер урында бу җырның сүзләре авторы Марсель Галиев диелгән, икенче урында исә – «Бөрлегәнем», Р. К. Вәлиева сүзләре»... Кемнекедер, бер Алла белә...
*** Кара бөрлегән – ежевика.
Перевод Инсура МУСАННИФА (Шангареева).
24.07.2025

Комментарии

Это я к чему? А к тому, что есть непереводимые стихи на другой язык - они понятны только на родном языке.

Вопрос автору... Когда я представил глаза, как костяника, мне стало страшно - красные, в величину, ну, как икринка, ну, как рыбьи глаза...