Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шулай бер көнне...

Дата написания: 
08 ноября 2013
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» .

Инсур Мөсәнниф
Шулай бер көнне...
Сатирик әйбер

Шулай бер көнне энергия чыганаклары падишаhы яраннарын җыеп алды.
— Күңелсез яшибез, иптәшләр-әфәнделәр, — дип башлады сүзен. — Дөньялар тыныч тора, тормышлар әйбәт, шуңа күңелсездер, ахры. Әллә хакларны бераз күтәреп алабызмы? Халык та бераз җанлана төшәр, тормышы төрлеләнеп китәр иде. Югыйсә, бигрәк төссез, бертөрле яшибез. Эш сездән тора, ә мин, үз чиратымда, тиешле урыннарга шылтыратып, мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итешермен...
— Нигә булмасын, була ул, — дип җанланып, шаулашып алды яраннары. — Әйе шул, күңелсез яши халык, туеп сикерде, ниhаять. Хәтта колхозчыга кадәр машина алып утырды, панимаешь. Азулары җитте...
Кул сугыштырдылар. Һәм икенче көнне үк энергия чыганакларына хаклар биш тапкыр күтәрелде.
Шулай өченче көнне азык-төлек падишаhы яраннарын җыеп алды.
— Күңелсез яши идек, иптәшләр-әфәнделәр, ниhаять, бу хәлгә чик куелды. Энергия чыганакларына хаклар, әнә, ничек сикереште, карап тору үзе бер хозур. Алар күтәргәч, безгә бер ни эшләр хәл юк. Хакларны күтәрергә туры килер. Ничек уйлыйсыз, иптәш-әфәнделәр?
— Дөрес уйлыйбыз — күтәрергә кирәк. Яшәве тагын да күңеллерәк булыр...
Кул чәкәштерделәр. Һәм дүртенче көнне үк азык-төлеккә хаклар биш тапкыр күтәрелде.
Шулай бишенче көнне үк энергия чыганаклары падишаhы яраннарын чакыртты.
— Иптәш-әфәнделәр, азык-төлеккә хакларны күтәрделәр. Ни гамәл кылыйк, берни эшләр хәлебез юк. Без дә, чарасыздан, хакларны биш тапкыр күтәрергә мәҗбүрбез. Базар икътисады таләп итә... — Ул гаҗиз рәвештә кулларын җәйде...
Алтынчы көнне энергия чыганакларына хаклар биш тапкырга күтәрелде.
Шулай җиденче көнне азык-төлек падишаhы яраннарын җыеп алды. Нәтиҗәсе буларак, энергия чыганакларына хаклар күтәрелү сәбәпле, сигезенче көнне азык-төлеккә дә бәяләрне «ычкындырырга» дигән карар чыгарылды.
Шулай тугызынчы көнне энергия чыганаклары падишаhы коллегия җыйды. Азык-төлеккә хаклар күтәрелү сәбәпле, энергия чыганакларына бәяләрне тагын биш баскычка сикерттеләр.
Шулай унберенче көнне азык-төлек падишаhы, энергия чыганакларына бәяләр күтәрелү сәбәпле, азык-төлеккә хакларны биш тапкырга арттырырга, дип указ чыгарды.
Шулай унөченче көнне...
Шулай унбишенче көнне...
Шулай унҗиденче көнне...
Шулай йөз дә унҗиденче көнне...
Ә халык эндәшмәде. Чөнки ул, эш хаклары, пенсияләр hаман шул беренче көн дәрәҗәсендә тору сәбәпле, күптән үлеп беткән иде...
Шула-а-ай...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Шулай бер көнне... Сатирик хикәя. "Кызыл таң", 27.05.1995, №101.
2) Мөсәнниф Инсур. Шулай бер көнне... Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 35-36 бб.