Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Саф кызлар булган, тик хәзер юк инде

Категория: 
Дата написания: 
05 июня 1993

Инсур Мөсәнниф
Саф кызлар булган, тик хәзер юк инде
Сатирик хикәя

Тартай теленнән таба, диләр. Мин дә шул тартай хәленә тарыдым бит әле. Әлеге дә баягы, шул тел инде. Терелткән дә тел, үтергән дә тел, димәсләр иде аны борынгылар. Сөйләп китим инде, булмаса, бер башлагач.
Кем телемнән тарткандыр инде, бер заман шулай ниндидер җыенда: “Саф кызлар юк ул!” – дип әйтеп ташлаганмын. Нәрсә җитмәгәндер – гаиләм, ике балам бар, югыйсә. Саф кызлар эзләргә түгел, ә, булганына шөкер итеп, шул хәләл җефетеңнең күңелен ешрак күрү, балаларыңны ничек ашату, киендерү турында уйларга кирәк тә бит. Юк шул. Саф кызлар кирәк булган, тешсез карт юләргә! Соң, өйләнгәндә хатының саф булган, шул җитмәгәнмени? Хәзер хатының ничә бала анасы, ә синең тешсез булуыңа кем гаепле, күрше Әндрәйме әллә?! Ә син hаман «кыж!» да «кыж!» Тәүдә «кыз» дип әйтә алыр өчен ясалма булса да теш куйдыр, юләр! Шулай дип тиргим дә ни хәзер үземне, тик соң инде. Әнә шул әйткән сүзем ук булып авызымнан очып чыккач башланды инде мәхшәр!
Икенче көнне үк җиде кешелек делегация килеп җиткән.
- Без барыбыз да – саф кызлар! Һәм моны без сиңа хәзер үк исбат итә алабыз, шуннан туган нәмәрсә! Хәзер үк башлыйбызмы, әллә аерым көн билгелисеңме? – дип бер-берсен уздырып кычкырышалар, ишектән беренче булып керер өчен төрткәләшәләр. Чәчләр үрә торды, малай! Болары исбат итеп бетерә алмады (ысулы бер генә инде аның, мужики, үзегез аңлыйсыздыр), тагын ничәүдер килеп җиткән!
Дә, күрдем, җәмәгать, яшь чакларда да күрмәгәнне! Итагатьле генә ир идем, кай арада каланың Казановасына әверелдерделәр чукынчык тузган башлы кызыл авызлар! Әле дә кайчак, ара-тирә, теге каhәрле көнне әйткән шул сүзләрем кайтаваз булып кайтып тора. Юк-юкта, инде күпме гомер узса да, урамда берәр чибәркәй тотып ала да:
- Әhә, синме әле ул теге “саф кызлар юк” дип бар дөньяны сасыткан бәндә?! Әйдә әле, мин сиңа саф кызлар барлыгын исбат итим, - дип машинасына сөйрәп кертеп, әллә кайда, әллә кайларга алып китә. Я, Ходай! Ярдәм бир!
...Шундый кара михнәтләр күргәч, мине үз сүзеннән кайткандыр инде бу, дисезме?! Кайтмый торсын әле. Ир кеше бер сүзле була ул, бик беләсегез килсә. Мин сезгә малай-шалаймы әллә?!
Без андый малай түгел!
Без мондый малай түгел!
Бер сугуда бөгелергә
Без кара калай түгел!
Ә саф кызларга килгәндә инде... Чыннан да, юк алар. Ә тегеләр кем иде, дисезме? Саф иделәр, саф иделәр – нәрсә сорарга теләгәнегезне сизеп торам. Булган икән шул саф кызлар, булган. Тик... тик хәзер юк инде алар. Соң, үзегез уйлап карагыз... ыhым-ыhым... Шулай булгач, тагын бер тапкыр кабатлап әйтә алам: әй, саф кызлар, кайда сез?! Ну, hич югы, тагын берәр партия...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Саф кызлар булган, тик хәзер юк инде. “Өмет”, 1.07.1993, №71.
2) Мөсәнниф Инсур. Саф кызлар булган, диләр. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 39-41 бб.