Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Чыктым аркылы күпер, Яки тәрҗемә серләре

Категория: 
Дата написания: 
01 марта 2001

Бу - бары тик тел чарлау гына
Инсур Мөсәнниф
Чыктым аркылы күпер,
Яки тәрҗемә серләре
Интермедия

— Инсур абый, монда "Продается жеребенок" дип язганнар, нәрсә була ул "жеребенок"?
— Тәк, тәк, жеребенок... Ребенок булса, бала булыр иде, ат баласы булмый бит инде. Тәк, теленок — бозау. Ат бозавы дип язсаң, кеше көләр инде. Ягненок... бәрән... Вот, вот, яз, әйдә, чурт с ним, «Ат бәрәне» дип.
***
— Инсур абый, монда тагын «Продается авторезина» дигәннәр... Нәрсә дип языйк?
— Авторезина, диген ә? Резина... резина... Резина галош бар ул барлыкка, тик автогалош дип булмый бит инде... Хотя сапоги скороходы булган инде булулыкка... Түлке анысы әкияттә шул. Тәк, тәк... Тагын резинка бар, теге трусикка тага торган... Юк, чтой-то не той... Резина, резинка, жевательная резинка... Ә-ә-ә! (Маңгаена сугып ала). Жвачка! Яз, «Автосагыз сатыла» диген.
***
— Инсур абый, Инсур абый, монда ниндидер «Для Вас» кибете барысын да сата, дигәннәр. «Вас» сүзен зур хәрефтән язганнар. «Для Вас»ны ничек тәрҗемә итик?
— Ничек, ничек! Шуны да белмисезме инде? Мәсәлән, Высоцкий җырлый бит әле «Слушай, Вась...», — дип. Вася — ул Василий була инде. Шулай булгач, «Василийлар өчен» кибет дип языгыз. "Для муж — иков" булса, "Для икающих мужей... Очкылык тотучы ирләр өчен" булыр иде.
***
— Инсур абый, монда «Азат» hәм «Сәләм» кибетләре кадак белән салам сата, дигәннәр...
— «Сәләм» hәм «Азат» булгач, кадак белән салам саткач, прибей солому гвоздем буладыр инде, ә кибетнең исемен «Привет и свободен» дип языгыз.
***
— Инсур абый, менә бер материалда «вечером выйдем бороновать многолеток» дип язылган, аны ничек тәрҗемә итик?
— Тәк, тәк, «многолетка»? Рус телендә «малолетка» дигән сүз бар, ягъни «балигь булмаган кызыкай». Рус теле сүзлегендә «многолетка» дигән сүз юк дисез инде? Нигә, үзебез уйлап карыйк, безнең дә баш бар. Монысы «многолетка» булгач, «өлкән яшьтәге хатын-кыз, яки кортка» буладыр инде. Яз: «Кич җитү белән әбиләрне «тырмаларга» чыгабыз», диген.
***
— Инсур абый, монда «трюмо, шкаф, туалетный столик» сатыла дигәннәр, «туалетный столик» дигәнен «бәдрәф өстәле» дип тәрҗемә иттек, дөрес булырмы икән? Әллә «хәҗәтханә» диикме?
— Диегез, диегез.