Йокы даруы
Инсур Мөсәнниф
ЙОКЫ ДАРУЫ
Ышану-ышанмау сезнең ихтыярда
Хәзер интернетта барысы да диярлек үзаллы дәвалану белән шөгыльләнә. Сәбәбе берничә, яки ничә кеше - шулкадәр. Мисалга, акча җитмәү, дәваханәгә барып җитү өчен хәл булмау, табибларга ышанмау яки алардан курку, кабул итүгә атналар, айлар буе (?) эләгә алмау, чиратлар, дәваханәдәге мәхшәр һ.б.
Әйе, чир-авыру-сырхаулыклар миллион. Олы яшьтәгеләрне, боларга өстәп, йокысызлык интектерә-бимазалый, чөнки (яки) көндез йокы симертәләр дә, төнен аһ та ух киләләр. Күпләр зарлана. Шунлыктан мин бер ЙОКЫ ДАРУЫ рецептын бирәм. Олы яшьтәгеләр, белүемчә, барысы да пенсионер, шунлыктан БУШЛАЙ.
Йокысызлыктан интегәсезме? Һи-и, тапкансыз борчылыр нәрсә. Хәзер мин сезгә бер дару өйрәтәм - моннан да гадирәге юк.
Аны әзерләү өчен 1 стакан юылган солы ашлыгы кирәк. (Сатып аласызмы, урлыйсызмы, анысы сезнең эш). Тик бер шарт бар. Шушы вакыттан алып бер генә минут та черем итәргә ярамый, югыйсә даруның файдасы ташка үлчим генә булачак.
Аңа (юылган солы ашлыгына) 1 литр җылы су коегыз, 20 сәгать шулай тотканнан соң ярты сәгать салмак утта пешерегез. Тик карагыз аны, йокламаска! Аннары тагын 32 сәгатькә төреп куегыз, сөзегез, кайнаган су өстәп, кайнатманың күләмен 1 литрга кадәр җиткерегез. Йокламаска, дидем бит! Аны ашарга 11 сәгать 13 минут кала ярты стакан эчәргә кирәк.
Күзегезне тырнап ачып, аны эчкәннән соң, күрегез дә торыгыз, өч көн булмаса да, сутка ярым суеп ташлаган, яисә үлгән кеше кебек йокларсыз. Биллаhи газим!
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Йокы даруы. Юмореска. "Яңавыл таңнары", 15.04.2006, №45.
2) Инсур Шәңгәрәев. Йокы даруы. "Яңавыл таңнары", 29.03.2014, №60-61.
3) Мөсәнниф Инсур. Йокы даруы. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 43 б.
