Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Мин дә китап язам

Дата написания: 
08 декабря 1988
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Фото Инсура Шангареева.

Инсур Мөсәнниф
Мин дә китап язам
Юмореска

Колак очым белән генә ишетеп калдым: танышым Сәхип зур күләмле чәчмә әсәр язарга тотынган, ди. Сәбәбе нидә икән? Ул бит гомер буе шигырь язды. Моннан утыз ел элек кагылган иде аңа бу чир. Башкалар кебек, шагыйрь була алмагач, прозага күчмәде, бер сайлаган каhәрле язмышына риза булды. Бу еллар эчендә басылган әсәрләре (алары да район гәзите битләрендә) уннан артмаса да, үзенең талантын бер танырлар, дип, олы әдәбияткә чыгачагына ышанып яшәде. Аннан, проза белән мавыгучыларны өнәп тә бетерми иде ул. «Хикәя язу өчен зур осталык кирәкми, менә сез шигырь язып карагыз», — дигән уйдарак торды. Бәлки, хикәя язган да булыр иде, тик... Проза түгел, хәтта шигырь язу өчен дә вакыт, иң мөhиме, илhам hәм тема юклыкка зарланды. Әллә кеше-кара күрмәгәндә, фәрештә килеп, илhамландырып киттеме, яки прозага карашы кинәт үзгәрдеме? Инде үзгәрерлеге дә бар шул. Чөнки редакцияләргә күпме генә җибәрмәсен, әсәрләре турында: «Шигырьләрегез эшләнеп бетмәгән, фикере ачык түгел, образлылык, ачыш юк, бу хакта Фәлән Фәләнов әйткән инде», — дигәнрәк эчтәлекле хатлар гына килә. Билгеле, мондый җавап илhам өстәми. Һич югы әсәрең басылган, үз-үзеңә ышаныч тудырган hәм яңа әсәрләр язарга дәртләндергән гәзит-журнал булсын иде. Шулай да hәр хат ахырында: «Шулай язышып торыгыз, сездә нидер бар», — дигән өметләндергеч сүзләр була торган иде. Язды Сәхип. Үзендә нәрсәдер барын, алар әйтмәсә дә, белә ул. Аннан, үзе сайлаган юлдан читкә тайпыла торган кеше түгел. М-м... Алай дип әйтәм дә, әнә, нидер булган бит. Сәбәпсез түгелдер, бер хикмәте бардыр. Сәхип юкка-барга вакыт сарыф итмәс.

Булган икән шул. Бу аның үзе белән урамда очрашып сөйләшкәч ачыкланды.

Нәрсә язуы белән кызыксынгач, белдем: документаль повесть яза икән. Сер булмаса, нәрсә хакында булуын төпчендем.

— Нинди сере булсын инде аның, — диде ул. — Утыз ел буена төрле урыннардан килгән хатлар шактый гына җыела икән. Авторлары арасында еллар үткәч танылган шагыйрь, зур түрә булып киткәннәре дә бар. Менә шул хатларны җыеп эшкәртергә уйладым. Мемуарлар дип атала инде бу. Материал бар, ә калганы, кем әйтмешли, техника эше, — hәм, мемуар язуның нәрсәсе бар, сызасы да язасы, дигәндәй, кулларын җәйде.

Озак кына сөйләшеп тордык. Аннан, аңа уңышлар теләп, ары киттем.

...Тик менә бераз вакыт үткәч, минем күңелгә дә коткы керде бит әле! Әллә... мин дә тәвәккәллим микән? Нигә дисәң, үземдә дә андый хатлар бер кочак. Сәхипнеке кебек повесть кенә түгел, роман әтмәлләп булырлык. Языша башлавыма да тиздән кырык ел тула. Алтмыш яшьлек юбилей да якынлаша. Нигә, мин Сәхиптән кимме ни?! Мин дә иртәгәдән роман язарга утырам. Барыбер шагыйрь булып булмады. Киләсе буыннарга миннән дә ни дә булса калсын әле. Эзсез югалырга, без бу дөньяга юкка килгәнме ни?!
1988.
Сүз соңында. Кайчандыр язып ташлаганмын да, онытканмын. "Алтын балык" китабын әзерләгәндә чемоданнарны актарганда килеп чыкты. Башлап, ташлаганнары да ята икән... Вакыт булганда, язып бетерермен әле. Исән булыйк.
Монысын, бераз каләм төрткәләп, китапка кертергә булдым. Аны, нигәдер, "Озак яшәү сере" (Уфа, 1999) китабына да кертмәгәннәр икән, ошамагандыр инде...

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Мин дә китап язам. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 30-32 бб.