Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кием котлату

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Кием котлату
Хикәя

Элек без бәләкәй чакларда, әнкәй берәр яңа кием-салым алса, аны тиз генә киеп, күршеләргә йөгереп керә идек. Алар синең нигә кергәнеңне бер күз ташлау белән аңлап ала.

— Уһу-у, күрше малае яңа күлмәк кигән түгелме соң? Кем алып бирде? Котлатырга кердең инде, ә? — дип, хәтта үз балаларыннан яшергән берәр уч кәнфитне кулга тоттыра. Шулай бар тирә-як күршеләрне урап чыгасың. Һәркем байлыгына, яисә юмартлыгына карап, синең сөенеч белән уртаклаша.

Тик сабый чаклар тиз уза, аның бәйрәмнәре дә бары бер якты истәлек булып кына кала. Кайда ул хәзер яңа кием сатып алу, искесен караңгы почмакта салдырмасалар. Кием-салым сатучылар ике йөз-өч йөз мең сум, дип кенә җиффәрәләр хәзер. Эшләп тапкан акчаң тамак туйдырырга җитмәгәндә, нинди тун, яхшы итек, модалы күлмәк, ди ул?! Шулай да, байлар аладыр инде ул, әнә бит урам тулы халык энә-җептән яңа төшкән күлмәк-чалбардан. Дөрес, барысы да чит илнеке. Кияренә булмаганы өендәрәк утыруны хуп күрәдер, ахры. Менә минем кебек.

Әтнәке, ярлылар да яңа кием-салым ала икән әле. Бүген танышыбыз Мәстүрә килеп кергән. Тупса аша үтүгә яңа күлмәге белән мактанырга тотынды.

— Ике ай икмәк-суда утырсам утырдым, яңа күлмәк сатып алдым. Менә сезгә котлатырга кердем, — ди үзе.

Балачак хатирәләре яңарды. Кара, онытмаган кешеләр дә бар икән әле. Йоласы буенча котлап нәрсәдер бирергә дә кирәк бит инде. Тик, үч иткәндәй, кәнфите дә юк. Бер ел үзем түгел, балаларның да авыз иткәннәре юк. Бакыр-көмеш акча да басмыйлар хәзер. Тик, ни хәл итәсең, йоланы бозып булмый.

— Күлмәгең котлы булсын, кадерен күр, җылы тәнеңдә тузсын, — дип, электр чәйнүгенең берсен биреп чыгарырга туры килде. Юк, кызганмадым. Күрше шатлыгы — минем дә шатлык инде ул.

Бездән чыккач, Мәстүрәнең сул күршеләргә кереп киткәнен күреп калдым. Маладис, Мәстүрә, халкыбызның йоласын саклап калу артыннан йөри икән. Болай булса, бетмәбез, дошманнарга үч итеп — яшәрбез!..

Икенче көнне Мәстүрәнең байтак кына кешеләрдә булып, күлмәген котлатканын ишеттем.

Бер-ике айдан Мәстүрә тагын килеп кергән. Монысында импортный итек сатып алган икән. Итеген котлап, сөенечтән чәй сервизын кулына тоттырдым. Мәстүрәнең дә куанычы йөзенә чыкты, күңеле тулып, бер чынаякны төшереп ватты. Икенчесен бирергә туры килде.

Мәстүрә шулай башка вакытларда да кергәләп йөрде. Буш кул белән чыгармадым — йоласы шундый булгач. Кием котлатучы хакы — Алла хакы. Аңардан гына хәерчегә калмабыз әле.

Тик бер көнне бу кием котлатуның сере ачыла төште.

Балаларга берәр кием-салым табып булмасмы дип, базарга юнәлдем. Булса шунда инде, булмаса — юк. Карасам, миннән алдарак Мәстүрә бер хатын белән сөйләшеп бара.

— Яхшы тормыштан түгел инде болай йөрү дә. Ничек кирәк алай табасың да, базарга чыгарып сатасың. Яшәргә кирәк бит, ачтан үлеп булмый, — ди Мәстүрә. Ә үзе хан хатыннарыннан ким киенмәгән. Дөрес, яхшы киенгән кеше дә ач булырга мөмкин, байлар да елый икән ич әнә...

Этешә-төртешә автобустан төшкәндә Мәстүрәне күздән яздырдым. Базарда ары-бире сугылып йөри торгач, «Товарлар — халыктан» дигән кече предприятие кибетенә килеп юлыктым. Уһу, монда нәрсәләр генә юк — энәсе дә, дөясе дә, дигәндәй. Миңа кирәк булган балалар киеме дә эленеп тора. Электр чәйнүкләре, чәй сервизлары, телевизорлар, яхшы хатын-кыз итекләре, өстәл-урындык, карават, вак-төяк әйбер белән кибет шыплап тулган. Тик сатучысы гына күренми. Тукта әле, базарны бер урыйм, бәлки анысы да килер дип, ары киттем. Базар шундый ук кибетләр белән тулы, аягүрә басып сатучылар да җитәрлек. Тик хаклары гына «тешләшә». Шулай да, алучысы да бар. Халык бай инде ул безнең. Сатучысы гына булсын, алучысы һәрчак табыла. Барысы да, минем кебек, соңгы акчасын җыеп алып чыгамы, әллә... Аптырап йөри торгач, тагын теге кибет янына килеп чыкканмын! Анысы да ачык, сатучы бик җитез алыш-биреш итә. Ни күрим, Мәстүрә түгелме соң 6y?! Шул бит! Тик ясалма чәч киеп алган — кызык өчендер инде...

— Кара әле, Мәстүрә, син түгелме соң бу? — дисәм, танымаганга салыша.

— Хөрмәтле сатып алучы, сез мине кем беләндер бутыйсыз, ахры, — дигән була. Ясалма чәч киюе генә җитмәгән, йөзенә ыштыр да каплаган икән, оятсыз. Шулай да эндәшмәдем. Киштәдә торган әйберләр арасында үземнең электр чәйнүген, чәй сервизын, балалар арбасын һәм башкаларны таныгач та, телемне тешләдем. «Сез» дип сөйләшә бит, каһәр. Яхшы мөгамәләсе белән тереләй суйды, кяфер. Моңа кадәр ишеткән булмагач ни...

Барыбер балаларга кием алып булмады, егетләр. Ничәдер мең дигәч, башым әйләнеп, күз алларым томаланып, балалар пальтосы урынына үземнең электр чәйнүген сатып алып чыгып киткәнемне дә абайламаганмын...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Кием котлату. Хикәя. "Яңавыл таңнары", 16.01.1993, №6.
2) Шәнгәрәев Инсур. Кием котлату. Юмореска. "Кызыл таң", 24.06.1993, №116.
3) Мөсәнниф Инсур. Кием котлату. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 176-179 бит.
4) Мөсәнниф Инсур. Кием котлату. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 71-73 бб.