Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Исеме юк иде...

Дата написания: 
08 ноября 2013

Инсур Мөсәнниф
Исеме юк иде...
Хикәя

...Аның монда беренче тапкыр булуына ничә ел үтте икән инде? Уйлап карасаң, байтак вакыт узган икән шул...
Ә вакыйга болай булды.
...Яшь чагы. Тик шул вакытка ук инде аны еллар үткәч танылган кеше итәчәк ачышын тәмамлаган hәм атаклы галимнәр тикшерүенә чыгарган иде. Ләкин монда аны берсе дә белми, киң танылган исеме дә, даны да юк, хәтта фамилиясен дә әдәп саклар өчен генә сорадылар да, шунда ук оныттылар шикелле...
Теге вакытта да киңәшмә булды. Ул тәмамлангач, төрле оешма җитәкчеләре, ихтирамлы кешеләр бер төркемгә җыелып, үзара озак кына гәпләшеп, сөйләшеп, көлешеп тордылар. Ә ул, үз уйларына күмелеп, читтә калды. Аны берсе дә күрми дә, белми дә кебек. Аңа караучы да, үз яннарына чакыручы да юк. Азмы ни монда, аның кебек, очраклы, килеп-китеп йөрүче кешеләр?
Ә икенче очрашу?.. Әйтерсең, җир белән күк арасы. Аның монда киләсен белгәч, нинди шау-шу күтәрелде. Каршы алганда ыгы-зыгы купты. Нигә дисәң, уен эшме ни, исеме илнең hәр почмагында диярлек мәктәп баласы-пионерга гына түгел, ә ак сакаллы картлар-пенсионерларга да таныш кеше килә бит.
... Һәм менә әле дә киңәшмә булды. Һәр чыгыш ясаган кеше, урынлымы ул, урынсызмы, аның исемен төрләндерде, «үтереп» мактады, нинди генә исемнәр аталмады: «күренекле, атаклы, мәшhүр, киң билгеле, бөек» hәм башкалар. Ул, үзеннән бигрәк, алар өчен оялып утырды, мөнбәрдәге кешенең йөзенә карамаска тырышты...
Киңәшмә тәмамлангач, танылган галим төркемнең нәкъ уртасында калды. Барысы да кулын кысарга, аның белән сөйләшергә, ни әйтерен ишетергә тели. Нәрсә үзгәрде соң? Нигә аның hәр сүзе зур игътибар белән тыңлана? Ә бит ул да шул ук, җитәкчеләр дә барысы да диярлек элекке кешеләр?
Сөйләшү азга гына башка нәрсәгә күчкән арада ул янәшәсендәге кешедән:
— Сез минем монда беренче тапкыр килүемне хәтерлисезме? — дип сорарга җай тапты.
— Хәтерлибез, бик яхшы хәтерлибез! — диде җитәкче кеше, хәтта төп-төгәл вакытын да әйтте.
— Ышануы да кыен. Ул вакытта бит сез миңа игътибар да итмәдегез кебек. Ә хәзер барысын да хәтерлисез, нинди кадер-хөрмәт күрсәтәсез...
— Әйдәгез, ул вакытны искә төшермик. Ә әлеге хөрмәтләү — Сезнең бөек галим, күренекле шәхес булганыгыз өчен.
Ул бу хакта башка сүз кузгатмады. Бары тик кемдер аңа, читтән генә: «Син бит инде теге вакытта ук бөек галим идең», — дип пышылдаган кебек булды. Әйе, ул теге вакытта ук бөек галим иде. Бары тик даны hәм киң билгеле исеме генә юк иде... Ә исемсез бөек галимне кайда күргәнегез бар?!
Һәм шунда кинәт аның кабыргасына кемдер төрткән кебек булды. Ул борылып карады. Барысыннан да читтә, ялгызы гына, әллә югалып калгандай, әллә үпкәләгәндәй, үз уйларына күмелеп, берсенә дә карамый, яшь бер кеше басып тора иде...

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Исеме юк иде... Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 98-99 бб.