Инсур Мөсәнниф
Тиргәсеннәр, әйдә...
Хикәя
Күршем Хаил Касыймовка багышлана
Калада гәзиттә эшли башлагач, авылга ял көннәрендә генә кайтып йөрергә туры килә. Кайчак өй яны бакчасында казынган күршем Наил абзыйны очратам. Ул күптән түгел генә пенсиягә чыкты, хуҗалыкта кайнашырга вакыты җитәрлек. Койма аша гына исәнлек-саулык сорашып, бераз сөйләшеп торабыз. Ул эшем белән кызыксына, тәнкыйтьлисез инде, ә, дип сораштыра.
— Тәнкыйтьлибез, шуннан үзебезгә дә эләгә, — дим аңа, көлемсерәп.
— Нәрсә, тәнкыйтьне яратмыйлармы? — дип сорый ул.
— Булгалый, — мин әйтәм.
Ул мине:
— Тиргәсеннәр, әйдә, күрше. Эшләгәндә менә мине дә орышалар иде (ул ике дистә ел нефтьче булып эшләде, ике орден белән бүләкләнде). Хәзер пенсиядә булгач, тиргәүче юк. Тиргәсеннәр, әйдә, — ди ул яңадан, кабатлап. — Пенсиягә чыккач, туктарлар әле, — дип юата. Мин ары атлыйм. Тик аның нәрсә әйтергә теләгәнен хәзер генә төшенә башладым кебек. Татар акылы — төштән соң бит ул...
Күрәсең, аңа күнегелгән эшеннән, ничә ел бергә эшләгән иптәшләреннән аерылу җиңел булмагандыр. «Тиргәсеннәр, әйдә», — дигән сүзе белән күбрәкне аңлатырга теләгәндер. Сагышы шулай тышка бәреп чыккандыр. Тик авыл кешесе хискә бай булса да, сүзгә саран бит ул. Нәрсә әйтергә теләгәнен аңласаң аңлап, аңламасаң аңламый каласың. Мин дә, аның сүзләрен хәзер хәтергә төшерәм дә, уйлыйм. Минем дә яшьрәк берәр танышыма: «Тиргәсеннәр, әйдә», — дип әйтер көннәрем килеп җитәр... Шуңа хаккамы, нахаккамы, орыша башласалар, эчемнән генә үземне тынычландырам:
— Әй, тиргәсеннәр, әйдә...
Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Тиргәсеннәр, әйдә. Уймак хикәя. "Яңавыл таңнары", 25.07.1996, №87.
2) Мөсәнниф Инсур. Тиргәсеннәр, әйдә... Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 97-98 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Тиргәсеннәр, әйдә... Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 49 б.
Комментарии
Бу хикәя күршем Хаил
Бу хикәя күршем Хаил Касыймовка багышланган иде.