Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

НИЧЕК МИЛЛИОНЕР БУЛЫРГА (КАК СТАТЬ МИЛЛИОНЕРОМ)

Дата написания: 
07 октября 2023

Инсур Мөсәнниф

НИЧЕК МИЛЛИОНЕР БУЛЫРГА
Юмореска

Кешене бу тормышта күп сәер яисә куркыныч, хәтта көлкеле аяныч нәрсәләр озата бара яки аның каршысына чыга. Мисалга, шунда ук күз алдыгызга кара мәче килеп баскандыр. Сихер-михер, бозым, каргыш һ.б. Албастылар, убырлар, шайтаннар, иблисләр, җеннәр, тагын башка йөзләгән кара көчләр, полтергейстлар, йорт, абзар, урман ияләре-хуҗалары, су аналары, козгын-каргалар, коры чиләкләр... Сынамышлар...
Сынамыш, дигәннән. Шундый нәрсәләргә котым очып ышанам мин. Кеше көлә. Көлсен, әйдә. Бу дөньяда без белмәгән әллә нәрсәләр бар, шуны аңламыйлар. Аңгыралар, аңсызлар күп инде ул тирә-якта. Ә бит интернетта барысын да алдан кисәткән күпме язмалар бар, хәтта шуларга көлеп карыйлар. Ә мин көлмим. Тырыша-тырыша эзләп табып, үземне төрле бәла-казалардан, аяк астындагы кадаклы такталардан чикләргә-араларга тырышам. Урыс ни ди әле? Әйе, әйе, “кто предупреждён, тот вооружён”, ди. Менә әле бу айның шушы көненә сынамышларны карап утыра идем, анда “бүген башыгызга чыршы күркәсе килеп төшсә, димәк, тиздән баерга тиешсез”, дип язганнар. Вәт мин, юләр, ничек тиз генә баю юлын белми йөргәнмен! Кинәт кенә, бер нәрсә эшләми, бармакны бармакка да сукмыйча, тиз генә баю һәркемнең гомерлек хыялы инде ул, әнә, лоторея билетлары сатып алучылар миллионнар гына түгел, йөзләгән миллионнар. Үзләре баемаса да, шундый оешма хуҗаларына череп баерга ярдәм итәләр. Әнә бит, кемнеңдер хыялы тормышка аша, димәк!..
Тик менә тимер-таш-кирпеч-пластик шәһәр-кала уртасында чыршы каян табасың, шуны әйтмәгәннәр. Шуңа илнең барлык халкы диярлек хәерче инде, чөнки аның дүрттән өч өлеше нәкъ чыршы үсмәгән урыннарда яши. Чыршысы булмагач, күркәсе каян булсын?! Әнә, кытайлылар байый, ичмасам, чөнки алар көн саен безнең илдәге барлык урман-тайгаларда агач кисә, башларына көн саен биш-алты күркә төшәдер, валлаһи. Ярый, монысы сәяси икътисад темасы, безнең генә баш җитәрлек түгел, калькулятор кирәк.
Башкаларда минем эшем юк, яшәсеннәр, әйдә, хәерчелектә, ә мин баерга булдым. Урман бездән шактый ерак инде ераклыкка, чөнки ул кытайлылар ярдәме белән көннән-көн ераклаша бара, ә калган урыннарны, кыр-басуларны күркәсез төрле куак, урыс каеннары гына басты, дөрес, алардан наратлар да калышмый, тик нарат түгел, ә чыршы күркәсе кирәк!
Машинаны полный бак заправить итеп, киттем дөнья читендәге урманга. Бастым әллә ничә гасырлык бердәнбер чыршы астына. Торам. Бер сәгать, ике сәгать, тагын әллә ничә сәгать узды. Башыма ник бер күркә төшсен! Җил дә исми ичмасам! Әмма көткән морадына ирешкән, ди, берзаман ишетәм – өстән аска таба, ботакларга бәрелә-сугыла, бер ата күркә төшә башлады!!! Озак төште – мине һич тә баетасы килми, каһәрнең! Әмма мин дә төшеп калганнардан түгел, чыршы башына карап, күркәнең аска таба юлын күз уңыннан ычкындырмый, ары-бире ташланам, бәргәләнәм – ничек тә башка төшертергә иде! Әмма иртән уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, ди, инде генә башыма төште, дигәндә, чыршы төбендә яткан бер өем күркәләргә абынып, җиргә барып төштем, ә күркә, көлгәндәй, башымнан бер сантиметр җиргә, ике тапкыр “шарт” итеп, төшеп ятты. Тик бу “шарт” итүләр күркә тавышы булмаган, ә кулым белән аягым сынган тавыш булган икән! Их, чыршының анасын корт чаккыры, их, башың беткере, ягъни кытайлар килеп кискере!!! Иртән уңмаган... (арытаба текст буенча).
...“Тәки миллионер була алмадың инде?!” – дип кемдер эче катып көлгән буладыр әле. Нигә булмасын, булдым бит тәки! Мин ул кадәр үк юләр түгел – инде әллә кайчан ук гомеремне бәхетсезлек очрагына ике миллион сумга страховать иткән идем. Халык әйтмешли, “бәхетсезлек килмәсә, бәхет булмас иде”. Әле шул миллионнарга дәваланып йөрим. Ул акча бетеп тә бара инде, медицина хәлләрен, дару-препарат хакларын үзегез күреп торасыз. Бетсә, бетәр, әмма хыялым тормышка-чынга ашты – мин дә барыбер берничә атна миллионер булып йөрдем!
5-7.10.2023