Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Мин кайдан белим?!

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» .

Инсур Мөсәнниф
Мин кайдан белим?!
Юмореска

Һай, әттәгенәсе, кызык кешеләр бар инде бу фани дөньяда! Мине бигрәк тә үз-үзләрен белештермәгәннәре гаҗәпләндерә. Яисә үзләре булдыра алган эшне дә башкаларга йөкләтергә бик маһир булганнары. Ягъни кеше кулы белән ут көрәүчеләре. Менә, мәсәлән, бер-ике очракны карап үтик һәм үзегез уйларсыз — дөрес сукалыйммы мин, юкмы?

Эш бүлмәмдә телефон шылтырады, ди. Трубканы күтәрәм, колагыма китерәм. Ә аннан шундый матур тавышлы бер хатын-кыз заты, йөрәккә май булып ята торган интонация белән, исәнләшеп тә тормастан:

— Але-е, кайда эләктем мин? — дип сорый. Билгеле, мин аптырап калам, ни дип җавапларга да белмим. Соң, бу хатынның кайда эләккәнен мин кайдан белим, ди?! Аннан битәр, кай төше белән эләккәнен. Үзе ныклабрак караса булмый микәнни? Бәлки кадакка эләккәндер, яисә урындык аягына, яисә өстәл почмагына... Дөрес, башы белән эләкмәде микән дигән шик-уй бар барын, тик кешегә ничек шулай дип әйтәсең. Инде мин бу хатынның адресын ачыклап, аны табып, кая һәм кай төше белән эләккәнен карап, әйтергә тиеш буламмы икән? Белмәссең... Аптырагач:

— Кая шылтыратасыз соң сез? — дип сорарга мәҗбүр буласың. Үзеңчә «юләрләр йортының кабул итү бүлмәсенә түгелме?» дигәнрәк мәгънә саласың инде тавышыңа. Шуннан соң гына матур тавышлы хатын: «Ә, не туда попала», — дип, трубканы куя. Ә кайда эләгәсе килгән иде икән соң аның? Шул юләрләр йортынадыр, ахры... дип үзеңне тынычландырасың.

Аннан хәтәррәк хәлләр дә булгалый. Трубканы күтәреп тә өлгермисең, теге баштагы кеше, синең колагыңны ярып:

— Фатир?! — дип кычкырып та җибәрә. Соң, мин аңа фатирны кайдан алыйм?! Үземә дә юк әле юньлесе — түбәсеннән су үтә, кыш салкын, җәй эссе, торбалары йә тишек — су ага, йә су чәпчим юк. Фатир кирәк булгач, әнә, тиешле кешеләренә шылтыратсын. Үзләреннән артса, бирерләр. Артамы, юкмы, кайдан белим мин аны?!

Шактый четерекле сөйләшүләр алып барырга да туры килә. Трубканы аласың һәм сиңа шунда ук (исәнлек-саулык сорашу юк инде ул) өстеңә бер чиләк салкын су койгандай:

— Кем?! — дип сорау бирәләр. Фәкыйрегез тагын аптырашта: соң, мине әллә әүлия дип беләләрме болар?! Аның кем икәнен этләрем генә белмәсә. Шулай да, бер түрә галәмәте икәнен тавышыннан һәм сорау кую рәвешеннән сизенәсең инде сизенүен... Шуннан баш вата башлыйсың — кем соң әле бу? «Яңадан кабатла әле, бәлки тавышыңнан танырмын», — дип әйтмәссең бит инде. Тәрбия кушмый, аннан түрә халкы бик үпкәчел була, үпкәләтеп куйсаң, эшләрең харап, киттең булыр җибәргән җиренә туп-туры карап!

Ярый, монысы монысы булды әле ул. Кайберсе шылтырата да, эндәшми. Бу очракта инде тагын да зуррак аптырашта каласың. Заман башка — заң башка, дигәндәй, замана балаларының уены да башка шул хәзер. Әти-әни телефон үткәреп биргән, әйдә, уйна гына... Бәләкәйдән шулай өйрәнсәң генә түрә буласың инде: кечкенә чакта телефон аша кешеләр белән уйныйсың, ә үсеп түрә булгач (түрә баласы түрә булмый — кем булсын?!) телефон аша кеше язмышы белән уйный башлыйсың. Телефон аша законын да, хөкемен дә чыгарасың. Әнә шундый балалардан чыкмый микән әле ул үзенең кем икәнен башкалардан телефон аша белергә маташучылар? Менә монысын ачык әйтә алмыйм. Мин әүлиямени? Кайдан белим мин аны?

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Мин кайдан белим? Юмореска. "Кызыл таң", 23.08.1997, №163.
2) Мөсәнниф Инсур. Мин кайдан белим?! Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 158-160 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Мин кайдан белим?! Юмореска. "Яңавыл таңнары", 1.04.2003, №39.
4) Мөсәнниф Инсур. Мин кайдан белим?! Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 61-63 бб.