Инсур МӨСӘННИФ
КӨТМӘГЕЗ ӘЛЕ МИНЕ!
Әллә нинди сәер төшләр күреп,
Сискәнепләр кинәт торамын.
Уйламадым – шушы яшькә җитеп,
Яшьлек хаталарын барлармын...
Шуларны, дип, гарьчел уйлармын...
Менә бүген тагын, сагыш белән,
Яшьлегемә кайтып урадым:
Искә алдым зәһәр яшеннәрен,
Күз ачкысыз кышкы буранын...
Кайчак, өмет какшап, ышанмадым
Шушы яшькә, диеп, үрләрмен:
«Пенсиягә әле утыз ел бар,
Аңа ничек, – диеп, – җитәрмен»
Котлар очкан мизгелләр дә булды,
Кичтем «яшәү-үлем» арасын...
Әнкәм догалары саклагандыр,
Булгач әле алга барасым...
Бәлки (яки), Алла саклагандыр,
Кодрәтләре Аның бик киң, ди.
Ә әлегә кайчак бу тормышны
Тамугларга хәтта мин тиңлим...
Кайчак яшьли генә гүргә кергән
Туганнарым керә төшемә...
Әллә инде көтеп яталармы,
Төшәләрме шуңа исемә?
Көйсезлеге микән баш миенең,
Хатирәләр өтә бәгырьне...
Әмма тормыш шулай яратылган –
Ачы булса да ул – кадерле!
Менә бүген тагын төшкә керде
Яшьли «киткән» мәрхүм туганым...
...Көтмә әле мине, гарьчел булсын,
Мин тормыштан әле туймадым!
23.03.2026