Инсур Мөсәнниф
Табигый тойгы
Уймак хикәя
Әле генә яңгыр явып үтте. Урамда әле монда, әле тегендә күлләвекләр җыелып калды. Ә бер иңкүрәк урында, бар урамны иңләп, яңгыр суы җыелган. Җиңел аяк киеме белән, чыланмый гына, үтим, димә.
Аптырап карап тора идем, каршыга шундый матур бер кыз килә. Дөресрәге, икәү алар, тик янәшәсендәгесе әллә ни «аһ» итәрлек түгел, шуңа күз теге каһәре — чибәрендә генә. Дөресрәге, аякларында. Җитмәсә, үзе чамасыз тар, үзе чамасыз кыска итәк кигән. Киләләр болар бар дөньяларын онытып, көлешә-көлешә сөйләшеп. Култыклашканнар. Ә кызларның аягында — көяз читек. Кечерәк күлләвекләрне урап узалар. Тик, хәерчегә җил каршы, дигәндәй, алар да бар урамны иңләп яткан күлләвеккә килеп җиттеләр. Ничек чыгарга? Урап узарлык түгел, дидем бит инде. Күлләвекне ерып чыкмый хәлләре юк. Күз һаман теге чамасыз кыска итәкле, озын аяклы кызда. Ә аның миндә кайгысы да юк. Аның уенда — күлләвек аша читеген пычратмый ничек чыгу. Менә кыз... итәген... күтәрә төште дә, сак кына күлләвек аша атлады. Менә кызык! Итәк белән күлләвек арасы — метр ярым чамасы. Монда итәкнең ни кысылышы?!
...Тик шунда кинәт уйлап куйдым: табигый тойгы, эчке сизем (инстинкт) бит бу! Кайчандыр ерак әбиләребез озын, җиргә сөйрәлеп диярлек йөргән күлмәк кигән заманнардан җанның иң яшерен почмагында сакланып калган хатын-кызның табигый тойгысы! Элек бит әби-апалар, итәкләре суга йә баткакка тиеп чыланмасын, пычранмасын өчен итәкләрен шулай нәзакәтле генә чеметеп тотып, аз гына, читек башлары гына күренерлек итеп күтәреп, ерганакларны аша атлап чыга торган булганнар. Димәк, әле дә хатын-кызларыбызның күңелендә, һич югы, бер почмагында, үзләре дә абайламаган әнә шул эчке сизем сакланган дигән сүз.
Яшәсен табигый тойгы!
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Табигый тойгы. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 96-97 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Табигый тойгы. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 48 б.